

Башкортстан Республикасының Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, республикада эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турындагы еллык докладны әзерләү кысаларында, Башкортстан бизнесы вәкилләре арасында социологик сораштыру үткәрде. Тикшеренүләрнең төп максаты - төбәктә бизнес үсешенең административ киртәләрен һәм факторларын комплекслы бәяләү.
- Әлеге сораштыру нәтиҗәсендә без республика эшкуарларын борчыган проблемаларны, үз эшчәнлекләрендә нинди каршылыклар белән очрашуларын, аларның үсешенә комачаулый торган мәсьәләләрне күрә алдык. Без шулай ук дәүләтнең кайсы өлкәләрдә йогынтысын көчәйтергә, ә кайсыларында, киресенчә, басымны киметергә кирәклеген ачыкладык, - дип билгеләп үтте вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин.
Социологик сораштыруда республиканың төрле муниципалитетларыннан 1000гә якын эшкуар катнашты. Сораштырылганнарның икътисади эшчәнлек төрләре буенча эшкуарлык субъектларын бүлү анализы кече һәм урта бизнесның күбесенчә түбәндәге тармакларда туплануын күрсәтте: сәүдә, көнкүреш хезмәтләре, белем бирү эшчәнлеге, продукция эшкәртү, җәмәгать туклануы, авыл һәм урман хуҗалыгы, төзелеш һәм төзелеш материаллары җитештерү тармаклары.
Узган елда эшкуарлыкның юлында очраган төп кыенлык, респондентларның 54 проценты фикеренчә, сатып алу бәяләренең үсеше булган. Компания авырлыклары арасында икенче урында - чикләүләрнең тотрыксызлыгы, дип саный сораштырылучыларның 30 проценты. Шуның кадәр үк респондент җитәрлек ихтыяҗ булмавын җитди проблема дип атады.
Бизнес-омбудсмен сүзләренә караганда, Русиядә, гадәттәгечә, нәкъ менә хакимият органнары эшлекле климатның сыйфатына уңай йогынты ясаучы мөһим фактор булып тора һәм икътисади мөнәсәбәтләр системасында «уен кагыйдәләре» һәм, димәк, эшкуарлык активлыгы "градусы" аларга бәйле.
Соңгы елда Башкортстан Республикасында эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән хәлнең ничек үзгәрүенә бәя биреп, сорашып-белешүдә катнашкан һәр өченче кеше, бизнес алып бару куркыныч түгел, әмма эшләү чыгымнар арту аркасында отышлы түгел, дип җавап бирде. Кагыйдәләрнең даими үзгәрүе сәбәпле, бизнес алып бару куркынычрак булуы турында эшкуарларның 17проценты әйтте, шул ук вакытта 12 проценты – киресенчә, куркынычсызрак, дип саный.
Респондентлар фикеренчә, шулай ук эшкуарлар эшли торган норматив-хокукый киңлекне даими рәвештә үзгәртеп кору җитди проблема булып тора. Кагыйдә буларак, бу эшкуарлык субъектларының җитештерү чыгымнарын арттыруга китерә.
Шул ук вакытта үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре буенча бизнес-җәмәгатьчелекнең урындагы үзидарә органнары белән актив хезмәттәшлек итүе ачыкланды. Сораштырылучыларның 75 проценты бизнес-шериф институты барлыгын белә, шулай ук аның белән хезмәттәшлек итә. Эшкуарлар муниципалитет хакимияте позициясен ачык дип билгеләп үтә, бу хакимиятнең эшкуарлар белән аралашу, тәкъдимнәр һәм уртак гамәлләр кылу мөмкинлеген күздә тота.
Үткәрелгән социологик сораштыруның ахыргы һәм тулы нәтиҗәләре үткән елда республикада бизнесның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турындагы йомгаклау докладын тапшыру кысаларында эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан игълан ителәчәк.
Фото Хөкүмәт сайтыннан.