Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Аны комитет рәисе, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук алып барды.
– Шундый колачлы чаралар төбәкләрдә тупланган сорауларга федераль игътибарны җәлеп итү, аларны хәл итү өчен ресурсларны мобилизацияләү мөмкинлеге бирү белән яхшы. Бу Башкортстанда һәм аның башкаласында яшәүчеләр тоячак уңай нәтиҗәләр бирәчәк, – диде Алексей Оверчук. – Бүген Уфа – Русиянең миллионнан артык халкы булган иң эре шәһәрләренең берсе. Бу – икътисади, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә зур әһәмияткә ия үсеш алган үзәк. Ул кешеләр тормышы өчен уңайлы, заманча урбанистик мохит булдыру буенча бөтен ил өчен үрнәк булырлык.
Исегезгә төшерәбез, 2020 ел ахырында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү турындагы боерыкка кул куйды.
— Республиканың барлык халкы исеменнән Владимир Путинга һәм Русия Хөкүмәтенә әлеге карарны кабул иткән һәм бу эштә ярдәм иткән өчен чын күңелдән рәхмәт, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Бүген Уфа халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты күрсәткечләре буенча Русиянең иң эре 100 торак пункты арасында беренче бишлеккә керә. Әмма, һичшиксез, бездә Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында хәл ителергә тиеш булган проблемалар да бар.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, башкала хакимияте шәһәрнең парк территорияләрен, скверларын, ихата киңлекләрен үстерүне үз эченә алган зур программа эшләгән. Шул ук вакытта берничә төп объектны төзү һәм модернизацияләү федераль ярдәм таләп итә.
– Бездә 2024 елга Уфаның нинди булырга тиешлеген күзаллау бар: нинди объектлар барлыкка килергә тиеш, һәм алар ничек төзеләчәк. Бу бурычны федераль үзәк ярдәменнән башка хәл итү бик кыен, – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе белдерүенчә, төп объектларны өч блокка берләштерергә мөмкин: мәдәни, спорт һәм инфраструктура.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Уфа шәһәренең 450 еллыгын бәйрәм итүгә кадәр төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм төзекләндереләчәк объектлар исемлеген раслады. Эшләрнең якынча бәясе 50,4 миллиард сумга төшәчәк.
Уфа шәһәре хакимиятенә, подрядчылар белән берлектә, объектларны вакытында проектлау, төзү һәм файдалануга тапшыру бурычы йөкләнде. Радий Хәбиров кул куйган документка нигезләнеп, объектларның якынча смета бәясе һәм финанслау чыганаклары расланды. Иң күп акчаны җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә һәм биналар фасадларын ремонтлауга юнәлтү планлаштырыла — барлыгы 10,7 миллиард сум. Бу эшләрне федераль, республика һәм Уфа шәһәре бюджетларыннан финанслау планлаштырыла.
Сугыш ветераннары госпитале төзелешенә һәм аңа җиһазлар сатып алу өчен 6 миллиард сум бүленәчәк. Акчаның күпчелеген федераль казнадан җәлеп итәргә планлаштыралар, финанслауның бер өлешен Башкортстан бюджеты күтәрәчәк.
Башкаланың Киров районындагы Воровский урамы киселешендәге Агыйдел күперен ремонтлау 4 миллиард сумга төшәчәк, бу максатларга республика һәм муниципаль казна акчасы юнәлтеләчәк.
Евразия китапханәсен төзүгә дә шуның кадәр акча бүлү каралган. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “XXI гасыр язучысы” төбәкара форумында хәбәр итте.
– Ул суперзаманча булачак. Әмма барыннан да элек ул авторларның китап укучылар белән очрашулары һәм аралашу үзәге, зур мәгариф-мәгълүмати мәйданчык булачак, – диде төбәк җитәкчесе. – Аны Республика йорты һәм Ветераннар госпитале арасындагы буш урында урнаштырачакбыз. Без аны башкорт тирмәсе рәвешендә күз алдына китерәбез. Ул Уфага кергәндә күпердән бик яхшы күренеп торачак.
Уфада юбилей алдыннан күп кенә спорт корылмаларын сафка кертү максат итеп куела. Мәсәлән, Инорс бистәсендә Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексын төзүгә — 396,1 миллион сум, Фехтование үзәген төзүгә 700 миллион сум салу планлаштырыла. Республиканың Октябрь районында Спорт көрәше үзәген төзүгә чыгымнар 5,3 миллиард сум күләмендә бәяләнгән. Бу төзелешкә, шулай ук, Башкортстан һәм Русия бюджетлары акчалары җәлеп ителәчәк.
Башкаланы көньяктан урап үтә торган юл төзелешенә (Кузнецов затонында Агыйдел аша күперне дә кертеп) 450 миллион сум бүлү каралган.
Шулай ук, шәһәрнең 450 еллыгына җәмәгать транспортын модернизацияләү, хәрәкәтне уңайлы итүне күздә тоткан башка эшләр планлаштырыла. Транспорт белән бәйле чыгымнар 1 миллиард сум тирәсе булыр дип бәяләнә. Тарихи “Уфа II шәһәрлеге” территориясендә археологик саклагыч төзелеше 1,5 миллиард сумга төшәчәк дип карала, Октябрь революциясе урамын ремонтлауга — 1,4 миллиард сум, Пугачев урамын реконструкцияләүгә 3,8 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Уфаның Киров районында генерал Рыленко урамы төзелеше 1,6 миллиард сумга төшәчәк, аның Пугачев урамы белән киселешендәге чишелеше 3,1 миллиард сумга төзеләчәк. Моннан тыш, 2024 елда Уфада Кузнецов затонында 2 миллиард сумга 2,2 мең урынга исәпләнгән яңа мәктәп һәм 2,9 миллиард сумга 350 укучыга исәпләнгән математик лицей-интернат төзү планлаштырыла.
2021 елның 23 декабрендә Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирде. Мондый форматта ул журналистлар белән 17нче тапкыр аралашты. Уфадан БСТ телеканалы хәбәрчесе Гөлназ Хәйбуллина Беренче каналның туры эфирында Владимир Путинга башкала юбилее турында сорау бирде: “Хәерле көн, Владимир Владимирович! Уфа зур юбилейга – 450 еллыгын билгеләргә әзерләнә. Бу уңайдан ил җитәкчелегеннән республика башкаласына нинди финанс ярдәме күрсәтеләчәк? Һәм Сез бу бәйрәмгә киләчәксезме?”
– Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт, килергә тырышачакмын, – дип ышандырды дәүләт башлыгы. – Уфа – искиткеч шәһәр, Идел буе федераль округында иң яхшыларның берсе. Уфа һәрвакыт Русиядә Ислам дөньясы үзәкләренең берсе булган һәм булып кала да. Безнең хезмәттәшләребез белән шәһәрне юбилейга әзерләү буенча махсус карар кабул итүебез очраклы түгел. Республика җитәкчелеге белән өстенлекле юнәлешләрне билгеләячәкбез. Биредә өстәмә ресурслар кирәк түгел, инфраструктура, юл, социаль өлкә, мәдәният үсешенә һәм Уфа юбилеен лаеклы, матур итеп үткәрсен өчен бүлеп бирелгән ресурслардан нәтиҗәле файдаланырга кирәк, чөнки ул моңа лаек. Өстәмә финанслау кирәк булса, өстәмә акча да бүлеп бирәчәкбез”.
Шулай ук Гөлназ Хәйбуллина Президенттан Уфаның хоккей буенча дөнья чемпионатын кабул итү мөмкинлеге турында сорады, чөнки республика “Салават Юлаев” хоккей клубы белән дан тота.
– “Салават Юлаев” – бик яхшы, һичшиксез, иң югары сыйфатлы команда. Дөнья чемпионаты турында мин хәзер җавап бирергә әзер түгел. Белүемчә, якындагы чемпионат Санкт-Петербургта планлаштырылган. Логистика буенча Уфа белән Петербург бер-берсеннән ерак урнашкан. Мондый карарларны Халыкара хоккей федерациясе кабул итә, әмма Уфа, һичшиксез, иң югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларны үзендә оештыра ала, – диде Владимир Путин.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров шәһәр юбилее чараларын федераль үзәктән финанслауга бәйле яңалыкларга аңлатма бирде: “Уфаның 450 еллыгына ил Президенты указы белән федераль статус бирелде, федераль дәрәҗәдә оештыру комитеты бар. Моның өчен Владимир Путинга зур рәхмәт, чөнки бу бөтенләй башка статус бирә. Ул, ассызыклап әйтәм, гомумфедераль чарага әверелә. Август аенда республикага Президент килгәч, проектларыбызга ярдәм итү мәсьәләсе турында фикер алыштык. Президент карарларны тиз кабул итә. Без 2024 елга Көрәш сараен төзи башлыйбыз һәм анда инде 1,1 миллиард сум күләмендә федераль финанслашу бар. Без хәзер исемлеккә билгеләгән һәр объект буенча ярдәм булачак. Ышанам ки, Президент һәм Русия Хөкүмәте ярдәме белән Уфаның 450 еллыгын лаеклы каршылаячакбыз”.
Радий Хәбиров Башкортстан башкаласында хоккей буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру мөмкинлеге турында да сөйләде.
“Без Башкортстанда мөмкин кадәр күбрәк спорт, мәдәни чаралар үткәрергә тырышабыз. Уфаның Р. Зорге урамындагы иске хоккей сараен реконструкцияләү идеясе бар. Бездә “Уфа-Арена” бар, һәм ул, чыннан да, иң яхшы боз сарайларының берсе. Идея яхшы. Журналист сорау бирде һәм Президент бу мөмкинлекне кире какмады, димәк, безгә алга таба эшләргә кирәк”, – диде ул.
Республика җитәкчесе Уфаның 450 еллыгы уңаеннан зур мәдәни форум үткәрү турында социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
“Будапештта CIOFFның 50нче Генераль ассамблеясендә 2024 елда Русиядә, нәкъ менә Башкортстанда, беренче Бөтендөнья CIOFF балалар фольклориадасын үткәрү турында карар кабул ителүен бик шатланып хәбәр итәм. Бу, нигездә, быел республикада үткәрелгән Фольклориаданың иң якты һәм яхшы оештырылганнарның берсе дип танылуы аркасында мөмкин булды”, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе хәбәр итүенчә, бу идея турында CIOFF президенты Филипп Боссан белән VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылган көннәрдә фикер алышканнар. Боссан әфәнде шул вакытта Советның Бөтендөнья балалар фольклориадасын уздыру буенча халыкара нигезләмә әзерләве турында сөйләгән.
“CIOFF Генераль ассамблеясенә безнең тәкъдимне хуплаган өчен рәхмәт белдерәбез, — дип язды Радий Хәбиров. — Халыкара балалар иҗаты форумы республика халкына, беренче чиратта, балаларга һәм Уфаның 450 еллык юбилеена менә дигән бүләк булачак. Ә без үз ягыбыздан кунаклар һәм катнашучылар республикада үзләрен уңайлы хис итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.
Балалар фольклориадасын үткәрүгә беренче адымны ясадык. Хәзер ил Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәчәкбез, чөнки монда аның карары мөһим. Уфаның 450 еллык юбилеен бәйрәм итүгә туры килә торган бу искиткеч чара Русиянең дуслыкка һәм хезмәттәшлеккә ачык булуын, кеше кыйммәтләренең безнең өчен иң мөһиме булуын күрсәтәчәк”.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.