+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 гыйнвар 2022, 17:45

“Буйдаклар йөри картаеп, Өйләнергә кеше юк...”

Чираттагы сәхифәдә авыл буйдаклары һәм өйләнмәгән ир-егетләрнең язмышы турында сүз алып барырга булдык. Алар аз түгел. Ләкин бу проблеманы үзләренең теләге, ихтыярыннан башка хәл итеп булмый. Ихтимал, аларга үз ярын, гомер юлдашын табуда ярдәм итү өчен ниндидер игътибар да кирәктер.

“Буйдаклар йөри картаеп, Өйләнергә кеше юк...”“Буйдаклар йөри картаеп, Өйләнергә кеше юк...”
“Буйдаклар йөри картаеп, Өйләнергә кеше юк...”
Гаиләле булуның уңай яклары күп. Медицина фәннәре докторы Евгения Шапошникова тикшеренүләренә караганда, мәсәлән, ире булган хатын-кызлар, ялгызлар белән чагыштырганда, 5-6 яшькә яшьрәк күренә. Ә гаиләле ир-егетләрнең гомере, буйдакларныкына караганда, уртача 6-8 елга озынрак була икән. Статистика күрсәтүенчә, өйләнгән ир-егетләр һәртөрле стрессларны, чирләрне һәм борчылуларны җиңелрәк кичерә. Русиянең Медицина фәннәре академиясе галимнәре фикеренчә, буйдак ирләр хроник авыруларга, атап әйткәндә, атеросклероз, остеоартрит, хәтта гриппка да, үрнәкле гаилә башлыкларына караганда, тизрәк бирешә.
Кайчандыр, авылда буйдаклар күп булуның сәбәбе хәерчелек, ярлылыкта һәм үзаллы тормыш кору мөмкинлекләре чикле булуда, диләр иде. Ә бүгенге хәлне ничек аңлатырга? Бәлки, гаилә кору, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре, бала тәрбияләү буенча тәүге дәресләрне мәктәптә үк бирә башларга кирәктер? Аннары, өйләнмәгән ир-егетләр үзләре турында гына түгел, оныклар көтүче әти-әнисе турында да уйларга тиештер. Нәселне дәвам итү бурычы да бар бит әле.
Буйдакларның: “Авылда кызлар калмады, шуңа да өйләнми калдым”, – дигән акланулары белән дә килешәсе килми.
Сәхифәдәге язмаларда каршылыклы фикерләр дә бар. Ә гәзит укучыларыбыз буйдаклар язмышы турында ничегрәк уйлый? Сезнең фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне ишетәсе килә. Хатлар көтәбез.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас