+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Января 2022, 18:00

Үзегез уйланыгыз, егетләр!

Пар канатлы булып гомер кичерүчеләргә сокланып карыйбыз. Гаилә кору зур җаваплылык таләп итә. Кешеләр элек-электән парын тапкан, туй иткән, оя корган. Өйләнү дигән сүз үзе үк бит өйле булу дигәнне аңлата. Бәхетле булу өчен хатын-кызга аның кадерен белүче ир, ә ир-атка үзен яратучы хатын кирәк.

Үзегез уйланыгыз, егетләр!Үзегез уйланыгыз, егетләр!
Үзегез уйланыгыз, егетләр!
Әлбәттә, ялгызлыкның сәбәпләре күп. Әмма җиңел холыклы, гаилә кормыйча да менә дигән яшәп була, дип уйлаучылар да бар. Ләкин алар нык ялгыша. Гаилә корып, балаларга дөрес тәрбия бирү – кешеләрнең картлыктагы шатлыгы, ә дөрес тәрбия алмаганнары — күз яшьләре, диләр халыкта. Тормышта мондый мисаллар күп хәзер.
Безнең якларда гаилә кормаган, ялгыз яшәүче кешеләрне буйдаклар дип йөртәләр. Иске Калмаш авыл билә­мәсендә дә, мәсәлән, ялгыз, я булмаса әти-әнисе белән генә яшәүчеләр аз түгел. Минем олы яшьтәге абыем, әйтик, бик күп еллар үзе яратып йөргән кыз белән гаилә кора алмады. Әмма әлеге көнгә кадәр очрашып, аралашып йөриләр. Нишләп гаилә кормаганнардыр? Әлеге сорауга җавапны алар икесе генә беләдер, мөгаен. Ә бит яшьләре дә бара... Икесенең дә аерым яшәр урыннары бар. Гаилә кору мәсьәләсе һаман да хәл ителмәгән. Очрашып йөрүләренә күпме еллар үтүгә карамастан, үзара җылы мөнәсәбәт­ләрен дә саклый алган алар. Андыйларны буйдаклар исемлегенә дә кертү дөрес булмыйдыр әле.
Буйдакларның кайсыныңдыр әти-әнисе картайган. Өлкәнәйгән көннәрендә аларга ярдәм итәрдәй, дөнья көтәрдәй һәм картларны тәрбияләргә риза булырдай кәләш табылырмы? Ай-һай!
Берсенең яратып йөргән кызы ул армиядән кайтканчы кияүгә чыккан. Бу егетнең кызларга карата ышанычы сүрелде. Хәзер ул кызларга ышанмый, өйләнергә теләге юк кебек. Башка кыз белән танышып, дуслашып караган иде — кайсы ягын ошатмагандыр, аралары суынды. Тагын бер егет сәламәтлеге юклыгына сылтанып өйләнми. Эчүгә салышты, хәмер упкыныннан чыгалмый. Андый ир кемгә кирәк? Аңа берсе дә борылып та карамый. Минемчә, өйләнеп матур итеп тормыш корам, балалар үстерәм, дигән ир-егет үзенең тәртибе, холкы турында да уйланырга тиеш!
Кемдер яшьтән үк кыюсыз, кызларга үзе башлап сүз кушарга базнат итми. Кызлар белән аралаша белмәгән, кыюсыз һәм йомшак егетләрне дә кызлар өнәп бетерми.
Кемнеңдер хатыны “сул”­га, яисә ире хатыннан-хатынга йөри. Мондый хәлләр еш кына аерылышу белән тәмамлана. Хатыны да, ире дә — ялгыз. Бер-берсенә иш табалмыйлар.
Безнең районда буйдакларны, яшенә карап, хатын-кызлар, яшь сылулар белән таныштыру чаралары еш үтә. Ике авыл яшьләре, алдан сөйләшеп, “кич утыру” бәй­рәмнәре оештыра. Буйдак егетләр һәм кызлар оештырган музыкаль чаралар да, минемчә, яңа гаиләләр саны артуга булышлык итә.
Соңгы елларда тормыш та, кешеләр дә үзгәрде. Кызганычка каршы, буйдаклар саны кимеми, киресенчә, арта. Бу хәл хәзер социаль проблемага әйләнеп бара. Буйдаклар санын ничек киметергә? Минемчә, бу турыда төрле сәбәпләр белән гаилә кормаучы ир-егетләр күбрәк үзләре уйлансын иде. Ни дисәң дә, элекке димчеләр, яучылар заманы күптән узды.

Зөлфия Сабгиянова,
Иске Калмаш модульле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.
Чакмагыш районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас