+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2022, 19:35

“Әллә балчык, әллә тутык...”

Социаль челтәрләрдә зарланганнан соң, чакмагышлыларның краннарындагы су чистарган.

“Әллә балчык, әллә тутык...”
“Әллә балчык, әллә тутык...”
Кышын, әлбәттә, халыкны чистартылмаган юллар, кар өемнәре борчый. Республика белән идарә итү үзәге системаларына килгән мөрәҗәгатьләрнең дә күпчелеге шушы хакта. Әйтик, Стәрлетамакның Артем урамында яшәүчеләрне дә кар таулары хафага салган. Ул — иң җанлы урамнарның берсе, биредә сәүдә үзәкләре, мәктәпләр, биек йортлар урнашкан. Ә юллар чистартылмый. Мөрәҗәгатьтән соң, коммуналь хезмәтләр бу мәсьәләне оператив рәвештә хәл иткән.

Юл һәм коммуналь хезмәтләр тәүлек буе эшли. Исегезгә төшерәбез, Уфада кар көрәүгә гариза бирергә, кар көртләре һәм бозлар турында “Уфа снежная” порталында хәбәр итәргә мөмкин.
Тагы да ЦУРдан шундый хәбәр килде: “15 гыйнвардан республика халкы чыршыларны эшкәртүгә тапшыра ала. Республиканың барлык дүрт төбәк операторы да акциягә кушылды. Игелекле эшкә креатив якын килдек. Мәсәлән, “Дюртюлимелиоводстрой” чыршыларны мобиль кушымта аша — заявка буенча чыгаруны оештыра. Чыршыны килеп алып китәчәкләр. Өстәвенә, бушлай!”
Чакмагыш авылы халкы краннардан аккан пычрак суга зарланган. “Пионер урамында су әллә балчык, әллә тутык белән кушылып ага”, — дип язган алар былтыр 21 апрельдә проблема турында. Башкортстан ЦУРы Чакмагыш районы хакимияте белән элемтәгә кергән. Тикшерә башлаганнар. Суның агымдагы ремонттан соң пычрануы ачыкланган. Сәбәбе — иске тутык торбалар. Проблеманы бер көндә генә хәл итеп булмый. Монда суүткәргечне, тимер торбаларны заманчага — пластикка алыштырырга кирәк.
Район хакимияте су алу җайланмасын реконструкцияләүне планлаштыра. Муниципалитет “Чиста су” федераль максатлы программасына уңышлы гына кушыла. Федераль һәм республика акчаларына суүткәргеч һәм канализация торбаларын алыштыру, станцияне ремонтлау һәм, иң мөһиме, җир асты суларын чистарту һәм йомшарту системасын урнаштыру мөмкинлеге туды. Агымдагы ел башына барлык эшләр дә төгәлләнгән, чакмагышлыларның торбаларыннан хәзер чиста һәм сыйфатлы су ага.
Машинаны тукталышка 15 метрдан да якын арада куярга ярамый. Шулай да соң, әмма Уфада яшәүче бер ханым Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә, Яңа ел каникулларында Ленин урамында урнашкан бер тукталыш янына куелган машиналар аркасында автобуска мең бәла белән утыра алдым, дип зарланган. Аның шикаятен Башкортстан ЦУРы республика буенча ЮХХДИ идарәсе белән берлектә тикшергән. Бу мәсьәлә хәл ителгән, әмма тулаем алганда автомобильчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләр шактый.
11 гыйнварда, Башкортстан белән идарә итү үзәгенең туры эфирында автомобильләрне кайда калдырырга ярамаганлыгы турында сөйләделәр. Машина кую кагыйдәләрен үтәмәү — административ хокук бозу, моның өчен штраф каралган. ЮХХДИ хезмәткәре дәүләт номерлары буенча автомобиль хуҗасын ачыклый һәм аның белән элемтәгә керә, кайчагында машинаны эвакуацияләргә туры килә.
Парковка кагыйдәләрен бозу очраклары хакында ЮХХДИ сайтында мөрәҗәгать калдырырга һәм фоторәсемнәр куярга мөмкин. Дөрес куелмаган машиналар еш кына коммуналь техникага территорияне кардан чистартырга комачаулый, шуны да онытмасак иде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: