

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда республика җитәкчесе Башкортстан территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзү турында указга кул куйды. Аның эш нәтиҗәләре турында төбәкнең табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров сөйләде.
- 2021 елда Ведомствоара комиссия предприятиеләр тарафыннан законнар таләпләренең үтәлешен тикшерү буенча 32 рейд үткәрде, алар барышында Кырмыскалы районындагы барлык карьерларны тикшерде, - дип хәбәр итте Урал Искәндәров. - Хокук бозулар ачыклану нәтиҗәсендә өч предприятиенең: «Ибраһимов», «ПГС» һәм «Башнерудматериаль» җәмгыятьләренең лицензияләре гамәлдән чыгарылды. Моннан тыш, "ИСК Панорама" җәмгыятенең ике лицензиясе эшләтүдән туктатылды. Шундый ук эшне Баймак, Зилаер һәм Хәйбулла районнарында да төгәлләдек.
Радий Хәбиров Җир асты байлыкларыннан файдалану һәм экология министрлыгы коллективына һәм ведомствоара комиссиягә уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Уртак тырышлык белән республикада Башкортстанның табигый байлыкларын саклаучы нәтиҗәле команда булдырдык, - диде Радий Хәбиров. - Предприятиеләр белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә, намуслы эшкуарларга ярдәм күрсәтергә һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгаруны тыярга кирәк.
Фото: glavarb.ru