+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 гыйнвар 2022, 11:55

"Мыек, тәпи һәм койрык – минем документларым!"

Юк инде, закон үзгәрде!

"Мыек, тәпи һәм койрык – минем документларым!""Мыек, тәпи һәм койрык – минем документларым!"
"Мыек, тәпи һәм койрык – минем документларым!"
 
Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары йорт хайваннарын мәҗбүри идентификацияләү һәм исәпкә алу турындагы закон башлангычын хуплады. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ветеринария өлкәсендә гамәлдәге нормаларны үзгәртергә тәкъдим итте.

Парламент спикеры Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, әлегә кадәр мәҗбүри исәпкә алу һәм маркировкалау авыл хуҗалыгы хайваннарына гына кагыла иде, арытаба бу эшне йорт хайваннарында куллану да планлаштырыла.
Элегрәк Корылтай Дәүләт думасына охшаш закон проектын керткән иде, тик аны кире кактылар. Хәзер исә республика депутатлары идеясен федераль дәрәҗәдә ныгытачаклар.

"Йорт хайваннарын мәҗбүри идентификацияләү берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Хуҗага югалган этен яки мәчесен табу җиңелрәк булачак. Кешегә ташланган эт хуҗасын эзләү гадиләштереләчәк. Урамда йорт хайваннарын калдыручы намуссыз хуҗаларны табарга һәм административ җаваплылыкка тарттырырга мөмкин булачак", - дип аңлатты Константин Толкачев.

Фото: kadrof.ru

 

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас