+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 гыйнвар 2022, 05:29

Яман шешне җиңгән иде...

Яшәргә тырыш, сабый!

Яман шешне җиңгән иде...Яман шешне җиңгән иде...
Яман шешне җиңгән иде...

Зөлфияне гаиләсендә "Перышко" дип атыйлар - шундый ук җиңел һәм назлы бала ул. Сабый биергә өйрәнергә хыяллана, ләкин башта әнисенә кече сеңлесен карарга ярдәм итәргә туры килә, ә аннары кыз җитди авырый.

2020 елның августында Зөлфиядә калкансыман биз яман шешен тапканнар. Кыз катлаулы операция һәм тернәкләнү терапиясен үткән. Борчылулар артта калган кебек булса да тиздән яңа авыру ачыкланган. Баланың сөяк җелеге мөстәкыйль рәвештә лейкоцитлар, тромбоцитлар, эритроцитлар чыгара алмый диярлек.

- Иглин районында яшәүче Зөлфия атна саен район дәваханәсенә кан алыштыру өчен килә. Ул сөяк җелеге эшен стимуляцияләү өчен "Элтромбопаг" препаратын кабул итә. Хәзерге вакытта препарат дәваханәдә юк һәм алдагы елга бюджет формалашмаган. Шуңа күрә гаилә ярдәм сорап фондка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр, - дип сөйләделәр "Югалту юк" фонды волонтерлары.

Ике төргәк препаратның бәясе - 237 мең сумнан артык. Күпбалалы гаиләдә әни кеше эшләми, кызын карый, ә әти вахта ысулы белән эшли. Зөлфиянең әти-әнисе машинасын сатса да акча җитмәячәк.

Зөлфия үзе борчылмаска тырыша - ул тизрәк терелергә хыяллана, ә үскәч, банкта эшләячәк ул. Әгәр сез сабыйга аның төп хыялын үтәүдә ярдәм итәргә телисез икән - көчегездән килгәнчә өлеш чыгара аласыз. "Потерь нет" фонды сайтында сез кирәкле реквизитларны гына түгел, кызның хәле турындагы соңгы хәбәрләрне дә табачаксыз.

 

Фото:  ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас