+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2022, 17:00

Ярмольникка ни булган?

Леонид Ярмольник телеэкраннарда ни өчен күренмәве турында сөйләде.

Ярмольникка ни булган?
Ярмольникка ни булган?
"Мин хәзер телевидениедә, шул исәптән ток-шоуда да азрак күренә башладым. Телевизион тапшыруларда катнаша алмыйм, чөнки андагы әхлак минем фикерем белән ярашлый. Цензура дигән әйбер шул кадәр түбән тәгәрәде. Хәзер кем кем белән яшәгәнен, кем нәрсә урлавын гына күрсәтәләр... Телевидение нык түбән тәгәрәде. Мин алай теләмим", - дип социаль челтәрләрдә үз фикере белән уртаклаша актер, продюсер Леонид Ярмольник.

Артист заманча телевидениене даими тәнкыйтьли. Аның фикеренчә, эфирга чыккан зур тапшыруларның дәрәҗәсе артык түбән.

Леонид Исаакович җәнҗаллы тамашалардан гына түгел, ә фильмнарның сыйфаты белән дә канәгать түгел. Ул билгеләвенчә, совет чорында елына 60-70 картина төшерелгән һәм аларның өч-дүртеннән лаеклы тасма килеп чыккан, ә хәзер, киресенчә, елына 1000 фильм төшерәләр дә, шулардан ике-өч фильм карарлык дәрәҗәдә.

Дуслар, сез нинди фикердә? Телевизордан фильмнар карыйсызмы?


Фото kino-teatr.ru

 

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас: