

- Финансистлар коллегаларына ярдәм итү һәрвакыт күңелле. Бигрәк тә сүз балалар хыялын тормышка ашыру турында барганда. Без Елисейның авиация белән кызыксынуы тагын да көчәер дип өметләнәбез. Бәлки, бу аны техник дисциплиналарны тирәнтенрәк өйрәнүгә этәрер, - диде Башкортстан финанс министры Лира Игътисамова.
Елисей һәм аның кече сеңлесе Есения аэропортка Лира Игътисамова озатуында килгәннәр. Аларны «Уфа» халыкара аэропорты генеральный директоры Александр Андреев каршы алды.
Елисейга аэропорт, диспетчерлык пунктын күрсәттеләр һәм пилот ролендә булырга мөмкинлек бирделәр. “Уфа” аэропорты самолетларына техник хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илдар Шиһапов аңа самолет һәм пилот кабинасы җайланмасын күрсәтте, шулай ук заманча очучыларның экипировкасы турында сөйләде.
Фото: рravitelstvorb.ru