+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 гыйнвар 2022, 06:50

Уфаның торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эш хакы артачак

24 гыйнварда республика Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте утырышында Уфа шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру буенча күрелә торган чаралар каралды.

Уфаның торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эш хакы артачакУфаның торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эш хакы артачак
Уфаның торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эш хакы артачак

- Кардан чистарту белән бәйле катлаулы хәл чираттагы тапкыр без эшләп җиткермәгән проблемалы урыннарны күрсәтте. Шәһәрне тулысынча кардан чистартуны тулысынча тәэмин итә алмау транспорт йөрүнең, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруның сизелерлек кыенлыгын китереп чыгарды, - дип билгеләде Премьер-министр. – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан Уфа шәһәре хакимиятенә килеп туган хәлне тиз арада төзәтергә йөкләмә бирелде. Уфа елның теләсә кайсы вакытында чиста шәһәр булырга, димәк, башкаланы җыештыру эше нәтиҗәлерәк алып барылырга тиеш.

Килеп туган хәлне яхшырту буенча күрелә торган чаралар турында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков җентекләп сөйләде. Ул кадрлар җитмәүне раслады.

- Хәзерге вакытта әлеге категория буенча вазыйфалар штат санының 60 процентын тәшкил итә. Әлеге вәзгыять югары йөкләнешле һәм интенсив булган эш өчен түбән хезмәт хакы белән аңлатыла, бигрәк тә кышкы чорда, - дип билгеләде Сергей Греков.

Хезмәт хакын арттыру, тулаем алганда, ел буенча булачак, ә кышкы чорда күтәрелү күләме җәйгегә караганда 20 процентка югарырак булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас