

"2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан (Ростов өлкәсе белән бергә) автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләре саны буенча беренче урында тора. Республикада алар бүген - 41. Бу нәрсәне аңлата? Дөнья күптән бензин урынына газда йөрү отышлымы, юкмы дигән сорауга җавап бирде. Әлбәттә, отышлы. Экологик яктан да, бәясе буенча да отышлы. Газ бензинга караганда тирә-як мохиткә азрак зыян китерә.
Без, чыннан да, мондый станцияләрне төзүне дәвам итәбез. Быел тагын шундый 10 заправканы файдалануга тапшырачакбыз. Ягъни без автомобильчеләр өчен уңайлы инфраструктура булдырабыз, безнең республиканың теләсә кайсы почмагында заправка ясарга мөмкин. Әлегә без бу юлның башында гына, Башкортстан өчен, һәрхәлдә, берничә йөз газ ягулыгы станциясе кирәк.
Әмма аларны төзү шул ук вакытта техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү белән бергә алып барылырга тиеш. Бездә әлегә кадәр 2-3 ел элек төзелгән газ тутыру станциясе бар, алар 10 процентка гына эшли. Шуңа күрә «Башкиравтодор», «Башавтотранс», муниципаль коммуналь хезмәтләр өчен техниканың газда эшләгәнен сатып алырга тырышабыз.Хәзер безгә шулай ук двигательне метанга күчерү һәм техник хезмәт күрсәтү өчен уңайлы инфраструктура булдыру мөһим. Сүз уңаенда, җиһазларны алыштыруны субсидияләү буенча махсус программа бар – чыгымнарның өчтән ике өлешен дәүләт һәм «Газпром» түли, бу килеп туган мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Шуңа күрә без газда йөриячәкбез. Теләсәк-теләмәсәк тә, автомобильләргә электр зарядкасы да салачакбыз. Чөнки без эшләгән эшләр - киләчәккә ышаныч", - дип яза Республика Башлыгы.