

Уфада яшәүче Алексей Старковның язмышы куркыныч фильмнарны хәтерләтә. Леша, поезд астына егылып, ике аяксыз калган. Хәзер, бу хәлләрне улларына сөйләгәндә, ул ничек эшләргә ярамаганлыгын мисал итеп күрсәтә. Ә моңа кадәр, Кемерово өлкәсенең Тайга шәһәрендә дәваханә койкасында ятканда, күз яшьләрен дә бик еш түгәргә туры килә бу пәһлеванга.
Лёша аяксыз калганда аңа нибары 23 яшь булган. Сентябрь кичендә поезд Старковны Владивостокка алып бара - Леша машина сатып алып, аны заказ буенча сатарга уйлый. Егет шундый бизнес төземәкче була.
- Расписание буенча бер тукталыш 40 минут иде. Ләкин аны ярты сәгатькә кыскартканнар. Мин моны белмәдем. Тукталышта янәшәдәге кибеткә кердем. Шулвакыт сатучы әйтә: «Йөгер тизрәк! Куып җитәсең әле!», - ди. Күрәм - поезд тизлеген арттыра гына башлаган, аны куып җитү җиңел. Поезд артыннан йөгердем, куып та җиттем, әмма шулвакыт аякларым таеп китеп егылдым... Аягымны сындырдым, дип уйладым. Кемнәрдер йөгереп килде һәм кузгалмаска куштылар. Мин су сорадым. Ә алар миңа тынычланырга куша.
Старков реанимациядә аңын югалта. Аны ясалма комага кертәләр.
- Һушыма килдем дә бәдрәфкә барырга уйладым. Юрганымны ачарга булдым, шәфкать туташы йөгереп килде. "Юк-юк, менә сезгә "утка", ди... Мин, ачуым чыгып, нинди "утка", үзем барам, дим. Юрганны ачсам, анда берни дә юк... «Кайда?» - дим. Шәфкать туташы мине тынычландырырга тырышты. Мондый хәлнең минем белән булырына ышана алмадым. Әйтерсең, ниндидер кино карыйм...
Ай буе Тайгада дәваханәдә ятканын искә төшерергә Леша яратмый. Өзлексез перевязкалар, авырту һәм газаплы уйлар аның көндәлек юлдашы була. Тагын 4 ай табиб хатасын төзәтергә кирәк була әле - хирурглар җепне культта онытып калдырган...
- Дусларым, 4 ай буе мине күтәреп, көрт өстеннән йөрттеләр. Мин Совет районында яши идем. Кар яуды, кешеләр сукмактан йөри. Беркем дә инвалид өчен кар чистартмый бит. Мине дусларым өч квартал носилка белән кирәк урыннарга алып бара. Өшемәс өчен йокы капчыгы кия идем. Көн саен шулай. Кайвакыт көненә ике тапкыр да була иде, - ди Леша.
Гомеренең иң авыр вакытында дусларының аның янында булуын күз яшьләре белән сөйли ир. Чыннан да, кешегә сынмас өчен нәкъ менә шундый рухи ярдәм кирәк бит.
- Менә монда тез! Бу - мускуллардагы электр датчигы, - ди Леша һәм чалбар эчендәге протезларның шәүләләрен күрсәтә. Бер аягым бот уртасына кадәр юк, икенчесе тез астында тәмамлана. Телефоннан идарә итәргә мөмкин, биредә батарейка, монда процессор, монда блютуз, - дип аңлата ул.
Алексейның протезлары ничек эшләве турындагы сөйләме күбрәк робот-пылесос, яки микроволновка эше турындагы инструктажга охшаган. Тәүдә иргә гадәти генә протезлар биргән булганнар. Әмма тренировкалар нәтиҗәсендә ул аларны бик тиз туздырган. Хәзер инде менә шундый заманча протезларда йөри ул. Шулай ук ир велосипедта, самокатта, хәтта машинада йөри. Һәм туктаусыз спорт белән шөгыльләнә. "Иң авыры - эш табу. Инвалидны беркем дә алмый диярлек", - дип көрсенә ул.
Тәүдә Лешаны компьютерларга тартылу коткарган.
- Кемгәдер - ноутбук, кемгә компьютер төзәтергә кирәк. Моның өчен әллә ни зур булмаган акча ала идем. Соңрак танышларым аша мине банкка, матди-техник тәэмин итү бүлегенә урнаштырдылар. Ләкин аннары банк ябылды. Элек инвалидларны күрми, аларның шулкадәр зур проблемалары барлыгын белми идем, - ди ул.
Булачак хатыны Вероника белән Алексей күптән таныш булган. "Ул дустымның очрашып йөргән кызы иде. Шуңа мин аны да дустым итеп кабул итә идем. Мин поезд астына эләккәч, компаниябез таркалды, шунда Вероника пәйда булды. Ничек шулай тиз арада аңа бәйләнгәнемне үзем дә аңламадым..."
Старков әйтүенчә, Верониканың әти-әнисе бу парга каршы булмаган. Шулай да кызларыннан, менә шулай башың белән янган учакка сикерергә әзерсеңме, - дип сораганнар. Кыз бу адымын ныклап уйлау өчен Санкт-Петербургка китә. Ә Лёша шуны гына көткән диярсең. "Балдак сатып алдым да машинага утырдым. 28 сәгать - һәм мин Питерда, - дип көлә ул. - Бернинди дә план юк иде. Тәрәзә төбенә килеп: «Вероника!» - дип кычкырдым. Әлбәттә, ул мине көтә иде. Вероника - китап кебек: ачасың, киләсе биттә нәрсә буласын белмисең. Ул һәрвакыт әле бер яктан, әле икенче яктан ачыла", - ди ир.
Вероника Лешаны Инстаграмда үз үрнәге белән башкаларны илһамландырырга, рухны төшермәскә һәм кыенлыкларны җиңәргә күрсәтергә үгетли. Бүген ирнең аккаунты да "Мотивация ораторы" дип атала...
Фото: prufy.ru