+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 гыйнвар 2022, 10:20

Бөредә Кощеевлар утары төзекләндерелә

Бөре районында "Бертуган Кощеевлар утары" дигән җиде чакрымлы инклюзив җәяүлеләр экосукмагын төзекләндерәчәкләр.

Бөредә Кощеевлар утары төзекләндереләБөредә Кощеевлар утары төзекләндерелә
Бөредә Кощеевлар утары төзекләндерелә
Сукмакны булдыруның инициаторы - Башкортстанның "Тартыш" экологик авыл эшчәнлеген оештыруга һәм үстерүгә ярдәм итү буенча коммерция карамагында булмаган партнерлык ассоциациясе. Быел оешма 2022 елгы Президент грантларының беренче конкурсында үз идеясен тормышка ашыру өчен 1,9 миллион сумга якын акча откан.

Проектның максатлы төркеме - менталь һәм сенсор инвалидлыгы булган кешеләр, шулай ук Бөре районында, республиканың якын-тирә шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

Инклюзив экосукмак булдыру аларга күркәм табигать кочагында сәяхәт итәргә һәм ике максатка ирешергә - экосистемаларның бөтенлеген бозмыйча, әлеге җирлекнең табигый һәм мәдәни-этнографик үзенчәлекләре турында күзалларга, шулай ук саф һавада физик активлык күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бурычларның берсе - Бөре районы төпкелендә экосукмакны туристлар, тарихчылар, киңкүләм мәгълүмат чаралары, блогерлар, ташландык мәдәни мирас һәйкәлләрен яратучыларның җәлеп итү урынына әверелдерү.

Утарга якын сукмакны ачу 2022 елның сентябренә планлаштырылган, әмма аны төзү эшләре яз җитү белән башланачак. Проект кысаларында, ким дигәндә, 100 кешене җәлеп итеп, усадьба янында 15тән артык өмә оештыру планлаштырыла.

1 февральдән, проектның рәсми стартыннан башлап, оештыручылар маршрутлар картасын, экосукмак элементларының дизайнын булдырачак.

Хәзерге вакытта экосукмакны салу, аны җиһазлау, уңайлы мохит элементларын булдыру һәм урнаштыру буенча әзерлек эшләрендә катнашырга әзер булган волонтерларны эзләү игълан ителде. Команданың бер өлеше булырга теләүчеләр 89174553967 номеры буенча Татьяна Хлесткинага мөрәҗәгать итә ала.

Фото:botana.biz

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас