+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 гыйнвар 2022, 08:50

Президент грантлары фондының икенче конкурсы старт ала

Февраль башыннан республиканың коммерция карамагында булмаган оешмалары Президент грантлары фондының икенче конкурсында катнашуга проектларга заявкалар бирә алачак.

Президент грантлары фондының икенче конкурсы старт алаПрезидент грантлары фондының икенче конкурсы старт ала
Президент грантлары фондының икенче конкурсы старт ала

Конкурслар коммерциягә карамагында булмаган оешмалар арасында тарихи хәтергә, яшьләр проектларына, гаиләләргә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм юнәлешләре, мәгариф, фән һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга ярдәм итү һәм аларны яклау, тирә-як мохитне саклау, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау юнәлешләре буенча уздырыла.

Конкурста шулай ук иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга, гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итү проектлары, шулай ук диннәр арасындагы һәм милләтара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән проектлар да катнаша ала.

Гаризалар кабул итү тәмамланганчы бер елдан да соңга калмыйча теркәлгән (15 мартта) коммерция карамагында булмаган оешмаларның заявкалары да катнаша ала. Ярты миллион сумлык грант сораганда, коммерция карамагында булмаган оешма ярты елдан да соңламыйча теркәлгән булырга тиеш. Бу исемлеккә "ресурс үзәкләре" керми.

Коммерция карамагында булмаган оешма банкротлык хәлендә, ликвидация һәм эшчәнлекне туктату турында суд карары чыгарылган булырга тиеш түгел. Булачак катнашучыларның - 1000 сумнан артык бурычы, ә гамәлгә куючылар арасында дәүләт органнары һәм урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләре булырга тиеш түгел.

Нәтиҗәләр 2022 елның июнендә игълан ителәчәк, проектлар 2022 елның 1 июленнән старт алачак.

Фото: op.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас