+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 гыйнвар 2022, 07:45

Шәхси җылыту пунктларын кем ремонтлый?

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Елена Родина Уфада күпфатирлы йортларның шәхси җылыту пунктларын (ИТП) карап тоту мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Модератор булып Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская чыгыш ясады.

Шәхси җылыту пунктларын кем ремонтлый?Шәхси җылыту пунктларын кем ремонтлый?
Шәхси җылыту пунктларын кем ремонтлый?
Тема буенча фикер алышуда республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Марат Гайфуллин, шәһәр районнары хакимиятләре, контроль-күзәтчелек ведомстволары, торак-коммуналь комплекс предприятиеләре вәкилләре катнашты.
— Бюджет акчалары исәбенә төзек булмаган шәхси җылыту пунктларын тергезү буенча эш алып бару бурычы куелды, — диде Елена Родина. — Алда торган эшләрнең күләмен аңлау өчен дефект-ведомостьлары әзерләнә. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре Башкортстан белән идарә итү үзәгенә һәм район хакимиятләренә төзек булмаган ИТПларының адреслы исемлеген тәкъдим итәргә, барлык кирәкле техник документларны әзерләргә тиеш. Аларга шулай ук халыкка мәгълүмат бирү бурычы да йөкләнде. Кайбер җылылык пунктларын ремонтлау өчен техник җиһазлар сатып алу эше башланды.
Елена Родина сүзләренә караганда, шәхси җылыту пункты йортны җылылык белән тәэмин итү белән генә чикләнмичә, җылылыкка бәйле күп кенә проблемаларны да хәл итәргә: “җылытып бетермәгән” һәм “артык ягылган” очракларны бетерергә, чималларны куллануны, димәк, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең җылылыкка чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, шәхси җылыту пункты җылылык сезонын яшәүчеләр теләге буенча теләсә кайсы вакытта башларга һәм тәмамларга мөмкинлек бирә.
— Шунысы мөһим, төзек булмаган ИТПларны ремонтлауга чыгымнар торак милекчеләренә йөкләнми, ә бюджет акчалары исәбенә финансланачак, — дип ассызыклады Елена Родина.


Шул ук вакытта
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Елена Родина, республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге хакимият органнары делегациясе составында, Уфаның “Инорс” бистәсендә Теплое күле тирәсендәге территорияне төзекләндерү проекты белән танышты.
— Территорияне үстерү планы шәһәр төзелеше тикшеренүе нигезендә һәм микрорайонда яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып булдырылды, — диде Елена Родина. — Проектны тормышка ашыру “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында планлаштырыла. Территориядә яр буеның табигый өлешенә аерым игътибар бирелде, шуңа күрә проект буенча шәһәр киңлеге Теплое күленең яр буе зонасына органик рәвештә туры килә. Кече архитектура формалары табигать мохитен тулыландырачак.
Күлне төзекләндерү эшләрен 2023 елда тәмамлау планлаштырыла.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас