+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 гыйнвар 2022, 13:10

Безгә балалар мәйданчыгы кирәк!

Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылында яшәүчеләр бу мәсьәләне “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә хәл итәргә ниятли.

Безгә балалар мәйданчыгы кирәк!Безгә балалар мәйданчыгы кирәк!
Безгә балалар мәйданчыгы кирәк!
Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылы искиткеч гүзәл табигать кочагында урнашкан: якында гына бормаланып Агыйдел елгасы ага. Аксаков күле – үзе бер могҗиза, авыл халкының да, бирегә ял итәргә килүчеләрнең дә яраткан урыны ул, якында гына урман шаулый. Шул ук вакытта башкалага якын урнашуы белән дә бу яклар үзенә кешеләрне җәлеп итә. Соңгы берничә елда гына биредә “Уфа Кырымы” бистәсе барлыкка килде.

Яңа бистә булгач, әлбәттә, хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Монда яшәүчеләр шундыйларның берсен “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә тормышка ашырырга теләк белдерде. Шул уңайдан биредә җыелыш үткәрелде.
Тормыш-көнкүрешен тагын да күркәмрәк итү теләге белән янучыларның күп булуын җы­енга килүчеләргә карап та билгеләргә мөмкин иде. Әл­бәттә, су үткәрү, юлларны төзекләндерү кебек мәсьәлә­ләр дә ачык әле биредә. Ләкин бу эшләр өчен зур чыгымнар таләп ителүен һәркем яхшы аңлый. Ә әлеге Программа ярдәмендә республика бюджетыннан 1 миллион сум акча бүленә, калган өлешен район һәм авыл биләмәсе хакимият­ләре бирә, авыл халкы һәм иганәчеләр дә ярдәм итәчәк. Кабак авыл хакимияте башлыгы Руслан Әюпов йомгаклау җыелышында конкурста катнашу шартлары турында җентекле сөйләде. Барлык җыелучылар “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашырга бертавыштан теләк белдерде һәм 20х25 метр зурлыгында хәвеф­сез һәм резина өслекле заманча балалар мәйданчыгы төзү проекты өчен тавыш бирде.
“Уфа Кырымы” бистәсендә балалар өчен уен мәйданчыгы таләп ителүе көн кебек ачык, чөнки монда, башлыча, яшь гаиләләр яши, ә ял итү урыны юк. Проект тормышка ашырыл­ганда, балаларның һәм үсмер­ләрнең мәшгульлек проблемасын хәл итәргә, ә ата-аналарга үзләренең балала­рының хә­веф­сезлеге һәм сәламәтлеге өчен борчылмый эшләргә һәм яшәргә мөмкин булачак. Өстәвенә, балалар мәктәптә, балалар бакчасында гына түгел, саф һавада да аралашырга тиеш. Әйткәндәй, мәйданчыкның урыны бил­геләнгән дә инде. Яңа ел алдыннан ата-аналар акча җыеп, анда чыршы утырткан һәм зур тау ясап куйган. Әлеге проект җиңеп чыккан очракта, биредә бәләкәй балалар өчен — барлык корылмалар белән җиһазланды­рылган уен һәм үсмерләр өчен воркаут мәйданчыклары пәйда булачак. Әйе, авыл биләмәсе узган елда да шушы проект белән катнашкан иде, кызганычка каршы, былтыр җыенга халык аз килү сәбәпле, җитәрлек балл җыя алмаганнар. Шуңа быел авыл халкы зур активлык күрсәтте. Өстәвенә, елдан-ел бистә киңәя, күпфатирлы йортлар да “үсеп” чыккан, шәхси секторда да төзелеш тулы куәткә бара.
Руслан Фәнис улы билге­ләвенчә, халык үзе шундый активлык күрсәткәч, проектның җиңүенә өмет зур. Әйткәндәй, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында авыл биләмәсе ел саен катнашып килә һәм куанырлык нәтиҗәләр дә күз алдында: Сихон авылына трактор алу, Тимкә авылында юлны төзек­ләндерү, Салчут авылы зиратын коймалау да шулар исәбендә.
Алдан исәпләүләр буенча, балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыгы якынча 1 800 000 сумга төшәчәк. Җыелышта һәр йорттан күпме акча җыярга кирәк булачагын да сөйләш­теләр, билгеләнгән сумманы тапшырырга һәркем ризалык бирде. Шулай ук урында төзе­леш эшләре алып барган оешма җитәкчесе Ирек Латыйпов та бу проект өчен 150 мең сум акча бирергә әзер. Ә инде барлык эшләрне башкарганнан соң, исәптә акча артып калган очракта, аны мәйданчыкның тирә-ягын төзекләндерүгә тотынырга, атап әйткәндә, биләмә тирәли агачлар утыртырга карар иттеләр.
Җыелышка йомгак ясап, авылның актив кешеләреннән инициатива төркеме сайланды. Иске Кыешкы авылы укытучысы Ирина Хаҗивәлиева рәисле­гендәге Зөлфия Сөнә­гатул­лина, Алина Кожевникова, Елена Ястребовадан торган төркем халыктан акча җыю белән шөгыльләнәчәк һәм эшләрне күзәтү астында тотачак.
Әлеге бистәдә яшәүчеләр бу проектның тормышка ашуын зур түземсезлек белән көтә. Ике бала тәрбияләүче Хәми­товлар гаиләсе биредә ике ел яши. Кызлары әле балалар бакчасына йөри.
— Проект тормышка ашса, бик шәп булыр иде. Яңа бистәдә күпләр бер-берсен әлегә белми. Бу мәйданчык балалар гына түгел, әти-әниләрнең дә танышу, аралашу, дуслашу урынына әве­релер иде, — Алина Хәмитова.
— Бу мәйданчыкны күптән көтәбез, чөнки безнең бистәдә балалар бик күп. Улым Рөстәм дә җыенга баруыбызны, анда нинди мәсьәлә буенча сөйлә­шәчәгебезне белгәч, шатлыгын кая куярга белми. Менә үзе дә ияреп килде. Балаларыбызның әлеге шатлыгы мәйданчык барлыкка килгәч, тагын да артачак, — ди Рита Насыйрова.
Агымдагы елда искекыешкылылар бу Программада һичшиксез җиңәр, дип ышанасы килә, чөнки алар үзләре дә аны тормышка ашыру өчен кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Безгә балалар мәйданчыгы кирәк!
Безгә балалар мәйданчыгы кирәк!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас