Кем ничектер, мин үзем ара-тирә, елына берничә тапкыр Уфаның “борча базары”н ураштырырга яратам. Иске-москыга кызыгудан түгел, ул мине балачагыма алып кайта. Чөнки анда СССР чорында эшләнгән миңа таныш әйберләргә тап булам. Борынгы самавырлар, патефоннар, эш кораллары, значоклар, башка кирәк-яраклар. Анда булгаласам да, бары тик тимер-томыр гына алгалыйм. Аларын да Уфаның Черниковка бистәсендәге Колхоз базарында урнашканында. Аның бер очында заманында УМПО заводында эшләп хаклы ялга чыккан, яки кыскартуга эләккән ир-атлар эш урынында “прихватизировать” иткән тимер-томыр сата. Чагыштырмача арзан хакка. Мине, башлыча, метчик-плашкалар, съемник (подшипниклар чыгару җайланмасы), чар ташлары, борау ише әйберләр генә кызыксындыра. Биредә сәүдә итүчеләр сатыласы әйберләрен шунда үзләре эшләп куйган тимер шкафларга бикләп калдыра, өйләренә алып кайтмый. Чөнки ярты завод тимер-томырын ташып йөрү мөмкин түгел.
Уфада “борча базарлары” барлыгы өчәү дип беләм. Икенчесе Революция урамында узган ел гына ачылды. Ул иске йортларны сүткән урында пәйда булды. Анда СССР чорындагы эш кораллары, кассеталар, антиквар әйберләр, борынгы һәм чит ил акчалары, балыкчылар өчен кирәк-яраклар саталар. Җәй анда сәүдә кызу гына кайнаса да, кышкы суыклар башлангач, бик сирәк күзгә чалыналар.
Иң зур “борча базары” Уфаның Сипайлово бистәсендә якшәмбе көнне эшли. Ул Гагарин урамы читендәге буш аралыкның буеннан-буена сузылган, очы-кырые юк. Анда бөтен төр әйберләр дә сатыла. Яңа әйберләр дә күп. Шунда бер булуымда элекке танышым Нурфаяз Шәрәфиевны очраттым. Бик ачык кеше булуы сәбәпле, иркенләп әңгәмә кордык.
– Сине монда күрермен дип уйламаган идем. Ни өчен бирегә чыгарга булдың?
– Минем пенсия бик аз. 11 мең сум акча алам. 11 мең сумга яшәп кара! Академик Дмитрий Лихачев: “Әгәр эшләгән акчагыз ашарга, киемгә һәм коммуналь түләүләргә генә җитә икән, сезнең хезмәтегез – кол хезмәте”, дигән.
Кешенең өендә, гаражында артык әйберләр ята. Ул аңа кирәкми, кулланмый. Миндә бик күп кирәксез әйберләр ята. Иптәшләр дә китереп бирә, сат, акчасы үзеңә булыр дип. Сатарга бирүчеләр дә була. Менә бер әби килде. “Бабаем мәрхүм булды, балаларга кирәкми, тик ятканчы аз булса да акчасы булыр”, дип бораулар, төрле кораллар тапшырды. Алар арзан гына хакка тапшыралар, мин бераз арттырып сатам, кайберләрен үземә калдырам. Ташларга кызганыч.
Базарда үз әйберен сатудан бигрәк, кешенекен алып, арттырып сатучылар да күп. Алар әйберләрен тапшырган кеше өчен дә, үзләренә дә файдалы.
– Күпчелек сатып алучылар кемнәр?
– Күбрәк үзбәк һәм таҗик халкы йөри. Алар, аеруча, язлы-көзле күп була. Әле көзге, кышкы киемнәр алалар. Үзебезнең халык та йөри. Таҗик, үзбәк халкы арзанлы кием эзли. Күбрәк СССР чорындагы әйберләрне сорыйлар. Аларны сыйфатлы булганы өчен алалар. Эш кораллары да җыялар. Элекке кораллар сыйфатлы дип алалар. “Бу әйберләрне Үзбәкстанга, Таҗикстанга алып килсәгез, баеп кайтыр идегез”, диләр. Аларда СССР чорында җитештерелгән әйберләр кыйммәт йөри икән. Алар сепараторлар, тегү машиналары, электр моторлары сатып алалар. Бу әйберләрне машина-машина үзләренә ташыйлар.
Антиквариат җыючылар да бар. Атна саен улларын ияртеп бер ир белән хатын үзләренә кирәкле әйберләрне җыеп китә.
– Ел мизгелләренә карап та сорау үзгәрәдер?
– Җәй кием алдылар. Әле радиодетальләр алучылар күбәйде. Моторлар алалар. Сирәк-мирәк китаплар да алалар. Андыйлар кышка арта. Кемдер тарихи, кемдер фантастик китаплар сорый. Укыган кешеләр бар, шуңа мин аларга сөенеп арзан хакка – 20 сумга гына сатам. Иң мөһиме – укысыннар.
– Биредә музейда йөргән кебек.
– Әйе. Махсус карар өчен йөрүчеләр дә бар. СССРда узган елларын сагынып килгән өлкән яшьтәгеләр дә очрый. Аларга сүз кушсаң, узганны мактый, бүгенгене хурлый башлый. Төрле кеше төрле максаттан йөри.
Безнең сөйләшүгә Нурфаяз янәшәсендә басып торган өлкән яшьтәге бер “сәүдәгәр” дә кушылды:
– Мин күптәннән чыгам. Элек Уфада нибары өч универмаг бар иде, Октябрь проспектында, Карл Маркс урамында һәм Черниковка бистәсендә. Туксанынчы елларда алырга әйбер булмаган чорда шушындый базарлар коткарды. Уфада мондый хәерче базары төрле җиргә күчеп йөрде. Күчә-күчә бу инде 18нче урын. Хәзер бар җирдә кибет. Акчаң гына булсын. Ләкин элек җитештерелгән әйберләрне эзләүчеләр дә бар. Мин гомер буе эшләдем, эшләмәгән эш калмады, рәхмәт әйтүче булмады. Хәзер шушы көнгә калдым. Пенсия янына әз булса да акча кермәсме дип йөрим, – диде үзен Равил Ибәтулла улы дип таныштырган базар “иясе”.
Уфада бу базарлар урыннарын алыштырып тора. Күпчелек сатучылар өлкән яшьтәгеләр, татарлар да күп. Ир-атлар тимер-томыр әйберләр сатса, хатын-кызлар кием белән сәүдә итә. Алар арасында яңа киемнәр сатучылар да бар.
“Борча базарлары”ның оешу тарихына килгәндә, алар XIX гасырда Франция башкаласы Парижда барлыкка килә. Иске-москы сатучыларны шәһәрне ямьсезлиләр дигән сылтау белән үзәктән читкә – Клиньянкур кирмәне янына куалар. Мондый төр сату урыннары әкренләп Европага, шул исәптән Русиягә дә тарала. Хәзер мондый базарлар булмаган ил дә юк. Европаның иң бай илләрендә дә “борча базарлары” эшли.
Без Европадан киммени?
Мөнир ВАФИН.