+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 гыйнвар 2022, 15:50

ЦУР: Һәр кешегә ярдәм итәргә!

Күпләр авырый, Башкортстан ЦУРындагы хезмәттәшләребез дә чирли.

ЦУР: Һәр кешегә ярдәм итәргә!ЦУР: Һәр кешегә ярдәм итәргә!
ЦУР: Һәр кешегә ярдәм итәргә!
Салкын тию, коронавирус - барысы да буталды. Моннан табибларга йөкләнеш артты. Тар белгечләргә язылу, анализлар һәм "больничный лист"лар белән проблемалар бар. Поликлиникаларда чиратлар...

Коронавирус буенча штаблар, дәваханәләр һәм поликлиникалар буенча сәфәрләр, "Здравчас" форматындагы киңәшмәләр - Радий Хәбиров бу проблемага аеруча күп вакыт бүлә. Бүген "Сәламәтлек сәгате" булды. Һәм без анда да чыгыш ясадык. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Башкортстанда килеп туган хәлдә ниләр эшләве турында хәбәр итте.

Гыйнварда Башкортстан ЦУРының мәгълүмат системаларында, тулаем алганда, сәламәтлек саклау темалары һәм, аерым алганда, коронавирус - беренче урында. 1 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр республика халкыннан "Инцидент-менеджмент" системасы аша 443 мөрәҗәгать кергән (2020 елда шул ук чорда 545 иде), "Кире элемтә платформасы" аша 2021 мөрәҗәгать (2020 елда статистика башка – 368 мөрәҗәгать). Шикаятьләр саны буенча Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Иглин районнары алда бара. Төп тема - поликлиникаларда чират.

Табибларга йөкләнеш буенча БДМУ нык ярдәм итте. Коллегалар - чын коллегалар! - медицина фәннәре докторларыннан һәм кандидатларыннан 20шәр кеше, БДМУ бүлекләре һәм кафедралары мөдирләре - 10 бригада, 50шәр табиб һәм 2534 ординатор исәбеннән 6 бригада формалаштырылды. Бу хакта “Здравчас”та БДМУ ректоры Валентин Павлов сөйләде.

Монысы - иң мөһиме. Һәр кешегә ярдәм итәргә кирәк! Һәр! Поликлиникага шалтырату белән табиб килсен һәм ярдәм итсен өчен.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас