Кем ничек булдыра ала, берәүләр - чаңгыда, икенчеләре - бил тиңентен карга батып. Трассадан авылга кадәр ара - 4,5 километр. Шуның 2 чакрымын кар күмгән. Проблема турында халык социаль челтәрләрдә язган.
Башкортстан ЦУРы район хакимиятенә мөрәҗәгатьне тапшырды. Юлны чистарталар, киңәйтәләр. Ел башыннан шундый 1 842 мөрәҗәгать теркәлгән.
Кардан чистарту темасы - көнүзәк социалканы да, коронавирусны да, хәтта торак- коммуналь хуҗалыкны да уздыра.
Юлларны кардан чистартмасалар, кая мөрәҗәгать итәргә? Уфаның барлык Торак хуҗалыгы идарәләре даими рәвештә йортларны җыештыру графикларын мэрия сайтында элә.
Әгәр дә сезгә хезмәткәрләр ашыкмаса, ә ярдәм хәзер үк кирәк икән, үз районыгызның УЖХсына шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була. «Торак хуҗалыгы идарәсе» үзәк диспетчерлык хезмәте телефоны: 7 (347) 235-48-00.
Уфа хакимиятенең рәсми сайтында «Карлы Уфа» интерактив картасы эшли: ufacity.info/sneg. Ул кардан чистартырга кирәк булган проблемалы урыннарны күзәтергә ярдәм итә.