

Уфада баш мие яман шеше булган 8 яшьлек Ксюша Тюкина вафат булды.
Кечкенә кызның хәле турында Ксюшаның әти-әнисе беренче тапкыр социаль челтәрләрдә 2021 елның көзендә хәбәр иткән иде. 2020 елда ук авыруның беренче симптомнары барлыкка килгән, алар - бик тиз ару, баш авырту, күңел болгану һәм даими йокы килү. Соңрак табиблар кызга куркыныч диагноз куйган - "баш мие шеше".
Ксюшаның әти-әнисе коточкыч авыру кызларын дәвалау өчен акча табарга тырышты. Кельндагы немец клиникасында дәвалануга 59 мең евро кирәк иде. 2021 елның декабрендә кызның хәле начарайгач, немец клиникасы Тюкиннар гаиләсенә кызны алга таба дәвалаудан баш тартулары турында әйткән. Ксюшаның әти-әнисе кызларының авыруын җиңә алачагына ахыргача ышанды.
Кызганычка каршы, көтелгән могжиза булмады.... 28 гыйнварда кызның әнисе Екатерина Ксюшаның вафат булуы турында хәбәр итте.
"Бүген 16.05 сәгатьтә Ксюшаның йөрәге туктады. Ул безне саубуллашыр өчен көткән..." - дип язган ана социаль челтәрләрдә.
Фото: newsbash.ru