+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 февраль 2022, 16:30

"Бердәм Русия"нең "Ярдәм десанты" акциясе старт алды

Башкортстанда "Бердәм Русия"нең "Безнең кайгырту" проекты кысаларында "Ярдәм десанты" акциясе старт алды.

"Бердәм Русия"нең "Ярдәм десанты" акциясе старт алды"Бердәм Русия"нең "Ярдәм десанты" акциясе старт алды
"Бердәм Русия"нең "Ярдәм десанты" акциясе старт алды

Чарада Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Уфа шәһәр советы һәм муниципалитетлар, "Чиста йөрәк" хәйрия фонды, Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы, Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе һәм Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Моннан тыш, акциядә “Бердәм Русия Яшь гвардиясе”, “Безнең кайгырту” волонтерлар үзәге һәм Евразия Халык ассамблеясе активистлары, М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар отряды, яшьләр оешмаларының волонтерлык үзәкләре, “Русия терәге”, “Эшлекле Русия”нең Башкортстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре, Тхэквондо спорт федерациясе, артистлар катнашты.

Акциядә Уфа буенча 100 автоволонтер һәм республика буенча 250 тирәсе кеше катнашты. Волонтерлар 700дән артык мохтаҗны колачлады, алар 100 кайнар төшке аш һәм 600дән артык бушлай азык-төлек җыелмасы алды. Бу "Безнең кайгырту" колл-үзәгенә "Бердәм Русия"гә мөрәҗәгать иткән кешеләр. Нигездә, бу мохтаҗлар категориясе, ялгыз һәм өлкән буын кешеләре, алар өйдә коронавирус инфекциясеннән дәвалана.

- "Ярдәм десанты" акциясенең максаты - үзизоляциядәге кешеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, өлкән буын вәкилләренә азык-төлек җыелмаларын өйгә китерүдә ярдәм итү. Шулай итеп, коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны уңаеннан, Башкортстан Республикасында волонтерлык эшчәнлегенең көчәйтелгән эше оештырыла, - дип билгеләп үтте “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

Барлык дәрәҗәдәге депутатлар да актив катнашты. Дәүләт думасы депутатлары Павел Качкаев, Римма Үтәшева, Рафаэль Мәрданшин шәхсән азык-төлек җыелмаларын илтеп бирделәр. Башка парламентарийлар исеменнән аларны ярдәмчеләре алып килгән.

Фото: "Бердәм Русия"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас