+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 февраль 2022, 11:45

ЦУР: Сукбай этләр

Башкортстан ЦУРы статистикасы буенча, узган тәүлектә халыкны барыннан да бигрәк сәламәтлек саклау темасы – 278 хәбәр - борчыган. Икенче урында - коронавирус - 99, өченчедә - торак-коммуналь хуҗалык темасы (76 хәбәр).

ЦУР: Сукбай этләрЦУР: Сукбай этләр
ЦУР: Сукбай этләр

Бу хакта бүген, 1 февральдә, Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгеннән сөйләделәр.

Ә 2022 елның гыйнвар аеның соңгы атнасында ук топ хәбәрләргә хәвефсезлек темасы эләккән – атна эчендә 345 хәбәр, бу - 3нче урын. Һәм монда «Инцидент-менеджмент» системасындага төп тема – сукбай этләр.

Йортсыз хайваннар халык өчен куркыныч булырга мөмкин - бу проблемага аерым игътибар белән карарга кирәк.

Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан: Уфа, Күмертау, Иглин, Благовещеннан сукбай этләр турында хәбәрләр күп. Һәр хәбәрне муниципалитетлардан килгән коллегалар белән эшкәртеп барабыз. Шулай ук ветеринария идарәсеннән коллегаларга хәбәр итәбез.

Районнарда белгечләр, үз чиратында, хайваннарны тоту хезмәтләренә хәбәрләрне тапшыра һәм алар күрсәтелгән адрес буенча чыга. Әйтик, 29 гыйнварда тоту хезмәте Благовещен районына чыгып, 11 сукбай этне, шул исәптән 5нче мәктәп янында да тотканнар. Киләсе мондый эш 2 февральдә узачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас