

Иглин районы буенча полициягә Акбирде авылында яшәүче 19 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән.
Кыз хезмәткәрләргә сөйләгәнчә, билгесез кеше социаль челтәрләрдәге "фейк" аккаунт аша кызның шәхси фотосурәтләрен Интернетта тарату белән янаган. Ул кыздан үз исәбенә 8 мең сум күчерткән дә инде.
Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге шантажчыны эзләү белән шөгыльләнә.
Әлеге хәлгә карата социаль челтәрләрдәге комментарийлар ике төргә бүленгән. Беренчеләре кызны кызганса, икенчеләре мондый фотосурәтләрне башкаларга җибәрергә ярамаганлыгын һәм гаепнең кызда булуын билгели.
Фото: dailyadvent.com