+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
3 февраль 2022, 10:05
ЦУР: Эшебезне югары бәялиләр
Соңгы атнада Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системаларына социаль яклау темасына язылган 288 мөрәҗәгать теркәлгән. Халыкны балалар өчен түләүләр, пособиеләр, ташламалар, компенсацияләр борчый.
ЦУР: Эшебезне югары бәялиләр
Шәхси сораулар бар, аларны шунда ук Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына, профильле ведомстволарга тапшырабыз. Алар буенча системалы карарлар эзлибез. Мәсәлән, балалар пособиесе буенча еш бирелә торган сорауларга җавапларны чат-ботта шушы сылтама буенча белергә мөмкин
https://t.me/posobie3_7_02_bot
.
Безнең тормыш сыйфаты өчен җавап бирүчеләргә сөйләр сүзләребез, чыннан да, бар. Бүген Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау департаменты директоры урынбасары Андрей Воротилкин белән тәҗрибәбез белән уртаклаштык.
Аны безнең өч блок - икътисади аналитика, мәгълүмати һәм социаль коммуникацияләр эше белән таныштырдык. ЦУРга социаль челтәрләрдән һәм дәүләт хезмәтләре порталының Кире элемтә платформасыннан мөрәҗәгатьләр агылу турында сөйләдек. Без барлык социаль челтәрләрдә комментарийлар белән эшлибез.
Сораулар күп булды. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан нинди ярдәм чаралары турында ешрак сорыйлар? Бүген 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен пособие дип җавап бирдек. Безнең белгечләрнең белеме нинди? Югары, күпләрнең бер генә түгел, студентлар да бар, һәм алар барысына да өлгерә, башкача була алмый. Без санлы технологияләр кулланабызмы? Кулланабыз, һәм актив. Республиканың һәр ведомствосының диярлек үз мәгълүмат системасы бар. Алар 2022 ел башына -70. Хезмәт министрлыгының мәгълүмат системасында, мәсәлән, биш тематик дашборд бар.
Андрей Воротилкинның безнең эшебезгә югары бәя бирүен ишетү бик күңелле булды. Ул Башкортстан ЦУРы - илдә заманча җиһазландырылган технологияләрнең берсе, дип саный. Рәхмәт. Команда өчен безнең ресурсларыбызның кешеләргә ярдәм итүе мөһимрәк, шуның өчен аны булдырдык та. Килеп чыга кебек.
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"