+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 февраль 2022, 11:15

ЦУР: Тиздән яз....

Сәламәтлек саклау (195), юллар (135) һәм төзекләндерү (77) - Башкортстан халкын иң күп борчыган темалар. Коронавирус темасы дүртенче урында - 66 хәбәр, бишенчедә – торак-коммуналь хуҗалык - 64.

ЦУР: Тиздән яз....ЦУР: Тиздән яз....
ЦУР: Тиздән яз....
Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге статистикасы шундый.

Бүген республика халкын борчыган мәсьәләләр турында ЦУРның туры эфирында сөйләштеләр.

Тиздән яз. Февраль ае, гадәттә, карлы була. Димәк, кардан чистарту буенча сораулар булачак. Гыйнварның соңгы атнасында бу тема буенча мөрәҗәгатьләр кимеде. Мәсәлән, 17 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр 1290 мөрәҗәгать булган, ә узган атнада - 326. Һичшиксез, һава торышының үзгәрүе дә йогынты ясады.

Халык хәбәрләре нәтиҗәләре буенча кардан чистарту мисаллары бик күп. Мәсәлән, Благовещен районының Ежовка авылында трассага кадәр юлның яртысы, ә бу 2 чакрымга якын, кар белән капланган, дип язганнар. Юл чистартылды.

Бишбүләк халкы Үзәк урамдагы тротуарның кар белән каплануы турында язды. Аны да чистарттылар.

Узган эфирларның берсендә без Сибайдагы кар турында фикер алыштык. Халык анда кар сары төстә, дип язды. Проблема "Уралпромтехсервис" заводының фильтрлау җиһазында булган икән.

Бүгенге көндә яңалыклар шундый: заводта фильтрларны чистарттылар, өстәмә фильтрлау җиһазлары тоташтырдылар һәм 2022 елның 1 февраленнән лигносульфонатларны киптерү линиясе эшли башлады.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас