Туймазыда яшәүче 16 яшьлек Алинә Мусинада сирәк һәм бик куркыныч авыру - баш мие үзәгендә диффуз глиома тапканнар. Шеш бик тиз үсә һәм алда ни буласын белеп булмый.
Үзенең катлаулы диагнозына карамастан, Алинә бирешми һәм, катлаулы җинаятьләрне ачыклау өчен, тизрәк үсәргә һәм тикшерүче булырга хыяллана. Әмма әлегә чир, кызганычка каршы, чигенми.
Беренче тапкыр авыру 2020 елның көзендә билгеле булган, кыз көчле баш авыртуларына зарлана башлаган, ә аннары аякларының начар "тыңлашуын" сизгән. Сөйләшү белән проблемалар барлыкка килгәч, Алинәнең әнисе, кызында инсульт дип шикләнеп, аны дәваханәгә илткән. КТда организмның барлык эшчәнлеге өчен әһәмиятле һәм катлаулы функцияләре өчен җавап бирүче баш миенең бер өлешен зур шеш каплаганы күренгән.
- Уфада безгә башта ук операция ясаудан баш тарттылар, шуңа күрә Мәскәүгә барырга туры килде. Кызганычка каршы, табиблар анда шешне тулысынча алып бетерә алмаган, аның баш мие кәүсәсеннән читкә чыккан өлеше генә алынган. Аннары безгә радиология үзәгендә фотон терапиясе билгеләделәр. Хәзер кызым Уфада, химиотерапия курсы уза, табиблар аның хәлен күзәтә, - ди кызның әнисе Гөлназ Мусина.
Әлбәттә, сәламәтләнү турында сөйләргә әле бик иртә. МРТ нәтиҗәләре шешнең кимүен күрсәтсә дә, Алинәнең хәле шәптән түгел. Кызга йөрү һәм сөйләшү кыен, уң аягы бөтенләй хәрәкәтләнми диярлек, битнең бер өлеше парез белән капланган. Табиблар бернинди дә төгәл фараз бирми, чөнки глиом - сирәк һәм фаразлап булмый торган авыру.
- Барысы да үзенчәлекле: кемдер авыруны җиңә алмый, кемдер тыныч кына алга таба яши. Кызның организмы яшь, һәм без аның авыруны җиңәчәгенә ышанабыз. Алда - БДИ, кызым аңа әзерләнә башлады инде. Әлбәттә, мәктәптән соң укырга кая керергә дигән сорауны без әлегә күтәрмибез. Хәзер иң мөһиме - сәламәтлек, ә калганы өчен безнең алда әле бик күп вакыт бар, - ди кызның әнисе.
Фото: ufa.kp.ru