+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 февраль 2022, 09:30

Элекке хаклар белән язылып кал!

Башкортстанда 2022 елның икенче яртысына вакытыннан алда язылу кампаниясе башланды.

Элекке хаклар белән язылып кал!Элекке хаклар белән язылып кал!
Элекке хаклар белән язылып кал!
1 февральдән 31 мартка кадәр республика халкы агымдагы ярты ел бәяләре буенча республика, шәһәр һәм район басмаларына языла алачак.
Яраткан басмаларга почта бүлеге аша да, онлайн-подписка аша да язылырга мөмкин. "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты, өйдән чыкмыйча, берничә минут эчендә подписка эшләргә тәкъдим итә.

Онлайн-язылу өчен rbsmi.ru сайтындагы сервистан файдаланырга мөмкин. Моның өчен «Подписка» бүлегендә https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ кирәкле матбугат чарасын сайларга кирәк.

Моннан тыш, әбунәчеләр призлар уйнатуда катнаша ала.

"Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты «Языл да бүләк от» гомумреспублика конкурсы үткәрә. Катнашу өчен https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ бүлегеннән 2 басмага - бер республика һәм бер район гәзитенә язылу рәсмиләштерергә кирәк. Сезне кыйммәтле бүләкләр көтә. Уен 2022 елның июль ахырында БСТ телеканалының туры эфирында узачак.

Катнашу өчен 15 июльгә кадәр адресны, контакт телефонын күрсәтеп, китанцияне беркетеп, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, БР ГУП «Республика Башкортстан», 212нче бүлмә адресы буенча заявка язарга кирек.

Моңа өстәмә рәвештә республика, район һәм шәһәр гәзитләре һәм журналлары үзләренең редакция призларын уйната. Тулырак мәгълүматны басмаларның электрон ресурсларында белергә мөмкин.

Катнашу өчен кимендә 6 айга яисә бер елга подписка булырга тиеш.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас