+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 февраль 2022, 05:26

Карманда... балык савалар!

Биредәге махсуслаштырылган хуҗалык ел саен берничә тонна кара уылдык җитештерә.

Карманда... балык савалар!Карманда... балык савалар!
Карманда... балык савалар!

Балык хуҗалыгында “кызу” көннәр: мәрсин балыгын “сава” торган чор. Кызык ишетелә, шулай бит? Ә менә биредә эшләүчеләр телендә бу нәкъ шулай атала: балыктан уылдык алып, аны арытаба суга җибәрәләр.

— Ел саен ике тоннага якын уылдык ала идек, узган җәй артык эссе булу сәбәпле, балыкларга зыян килде, шунлыктан уылдык күләме азрак булды. Әмма планканы төшерергә исәп юк, балыкларны үрчетәбез, — ди “Карман балык хуҗалыгы” җәмгыяте директоры Игорь Армянинов.
Биредә көненә уртача йөз балык “сава”лар. Һәр балык үз авырлыгының 10 проценты күләмендә уылдык бирә, бу — якынча 150-200 грамм дигән сүз. Эш җиңел түгел, чөнки тере, шома балык кулдан ычкынырга гына тора, шуңа күрә бу эштә өч кеше катнаша. Ике килограммлы чиләкне уылдык белән тутырыр өчен уртача ун балык кирәк. Бу чиләк уртача 60 мең сум тора. Белгечләр әйтүенчә, чөгә балыгын якынча ун ел саварга мөмкин, ә менә мәрсин балыгын өч елга бер тапкыр гына савалар, шуңа күрә аның уылдыгы да кыйммәт.
Алынган уылдык икенче цехка килә, анда аңа тоз өстиләр, башка консервантлар кушу каралмаган. Суытылган, эшкәртелгән, пастерлау үткән уылдык савытларга тутырыла. Әзер продукция Мәскәүгә һәм башка зур шәһәрләргә озатыла.
Әлбәттә, биредә яшь балыклар үрчетү турында да зур хәстәрлек күрелә. Ел саен уртача 500 мең чөгә балыгы үрчетелә. Шунысы да бар: “Карман балык хуҗалыгы” үзләре өчен генә түгел, ә экологиягә ярдәм итәр өчен дә балык үрчетә һәм аларны район сулыкларына җибәрә.
— Бу — уникаль җитештерү. Биредә җәен форель, уылдык җитештерелә. “Карман балык хуҗалыгы” җәмгыяте Русиядә алдынгы балыкчылык хуҗалыкларының берсе булып санала. Биредә якынча 150 кеше эшли. Предприятие, эш урыннары булдырудан тыш, район өчен яхшы салым чыганагы да булып тора. Арытаба да әлеге хуҗалыкны үстерәчәкбез, — ди район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас