+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 февраль 2022, 08:35

ЦУР: ПЦР- тестлар нәтиҗәләре озак көттерә...

ПЦР-тестларның нәтиҗәләре озак килә һәм бу социаль челтәрләрдә чагылыш таба.

ЦУР: ПЦР- тестлар нәтиҗәләре озак көттерә...ЦУР: ПЦР- тестлар нәтиҗәләре озак көттерә...
ЦУР: ПЦР- тестлар нәтиҗәләре озак көттерә...
Бу хакта бүген коронавирус буенча штабта Башкортстан ЦУРының проект җитәкчесе Елена Прочаковская хәбәр итте. Штабны һәрвакыттагыча Радий Хәбиров алып барды. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына ПЦР-тестлар буенча йөкләмә - ачыкларга!

Штабта Радий Хәбиров поликлиникага чиратлар турында да сорады. Башкортстан ЦУРы статистикасы буенча, поликлиникаларга чиратлар акрынлап кими бара. Бу аңлашыла да, чөнки 31 гыйнвардан Башкортстанда барлык өлкәннәр поликлиникалары ялсыз 7:30дан 22:00гә кадәр эшли. ПЦР-анализларны поликлиникаларда 19:30га кадәр тапшырырга мөмкин.

Соңгы атнада Башкортстан ЦУРының мәгълүмат системаларында, тулаем сәламәтлек саклау темалары һәм, аерым алганда, коронавирус турында сораулар - беренче урында. 2012 елның 31 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр республика халкыннан "Инцидент-менеджмент" системасы аша - 1314 мөрәҗәгать, "Кире элемтә платформасы" аша тагын 1413 мөрәҗәгать керде.

▫Башкортстанда соңгы тәүлек эчендә 1678 коронавирус белән авыручы теркәәлгән. Бу - яңа антирекорд.

▫Уфада Республика клиник йогышлы авырулар үзәгендә, Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсендә һәм 17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсендә коронавирус белән авыручы балалар өчен бүлекләр эшли.

❗ Искәртү:

Ковидка каршы ситуацион үзәк (218-19-19) 8.00-20.00гә кадәр эшли. Операторлар һәм медицина экспертлары халык сорауларына җавап бирә, дәвалау, дарулар, дистанцион "больничный"лар мәсьәләләре буенча консультация бирәләр.

✅ Без, Башкортстан ЦУРы командасы, Сәламәтлек саклау министрлыгыннан һәм урыннардагы коллегалар белән бергә ял көннәренә китмибез - шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә кизү торачакбыз. Халыкның хакимият вәкилләренә булган барлык мөрәҗәгатьләре дә эшләнсен, дип тырышабыз.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас