+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 февраль 2022, 09:10

Тимердән гөлләр үрә

Архангель районының Иске Ырныкшы авылында яшәүче Ринат Рәҗәпов турында якташлары шулай ди.

Тимердән гөлләр үрәТимердән гөлләр үрә
Тимердән гөлләр үрә
Кеше кулына корал алып нидер ясый икән, бу инде иҗат дигән сүз. Килеп чыгачак әйбернең сыйфаты материалдан гына түгел, күбрәк остадан тора. Иске Ырныкшы авылында яшәүче Ринат Рәҗәпов та иҗади карашлы, бик уңган кеше, кулына килеп эләккән бәләкәй генә тимер кисәгенә дә җан өрергә сәләтле ул.

Аның белән мин агымдагы җәйдә районда узган Бал бәйрәмендә таныштым. Күргәзмәгә ул үзенең кул эшләрен алып килгән иде. Аларга сокланмаган кеше калмагандыр. Минем дә кызыксынуым көчле иде, сокланумны яшерә алмый, роза чәчәгенә үрелдем. Аны кулыма алгач кына тимердән ясалганын аңладым. Шул ук вакытта ул табигый чәчәктән аерылмый да: һәрбер сыры, һәр яфрагы туры китереп, ничек оста итеп башкарылган бит! Хәтта кечкенә чәнечкеләре дә, саксыз тотынсаң, чәнчеп алырга гына тора. Ринат Фәнис улының табигатьтәге хозурлыкка соклануыннан туа шундый иҗат җимешләре. Тимердән сәнгатьле чүкеп ясалган башка сувенирлары да тезелеп киткән. Шул ук вакытта эскәмияләр, койма-капкаларга да заказлары күп останың. Район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин һәм бәйрәмгә килгән Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин да оста белән озак аралаштылар, эшләре белән кызыксындылар. Айбулат Вәкил улы студентлар алдында да осталык дәресләре үткәрергә кирәклеген билгеләде. Хәтта останың эшләрен күреп кенә дә аларның бу һөнәргә кызыксынуы арта төшәчәген ассызыклады.
Күпмедер вакыттан Ринат Рәҗәповны район хакимиятендә узган “Эшкуарлар сәгате”нә чакырганнар. Соңгы вакытта тимердән чүкеп ясалган әйберләр халыкта зур сорау белән файдалана. Капка-коймалар, бизәкле тәрәзә рәшәткәләре, мангал булсынмы – халыкта аларга сорау зур. Ринат Фәнис улы да киләчәктә үзенең эшчәнлеген киңәйтү, яңа һәм зур тимерлек булдыру турында уйлана. Чөнки әлеге тимерлеге иске гаражны үзгәртеп кенә ясалган. Эшлим дип торган кешегә юллар ачык. Район хакимиятендә малтабарлык эшчәнлеген алып бару өчен максатлы социаль ярдәм алуда һәм районда “Дага” халык кәсепләре үзәге” коммерция нигезендә булмаган автоном оешма ачуда ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирделәр. Мәшгульлек үзәгенә дә мөрәҗәгать иткән. Андагы программаларда катнашу өчен дә документлар юллый башлаган.
Бер урында гына таптанмый Ринат Фәнис улы. Ихатасында үз куллары белән яңа йорт сала башлаган, яңа тимерлегенең дә бинасын төзеп куйган. Анда эш көйләнеп китсен өчен, әлбәттә, төрле җиһаз-корылмалар таләп ителә. Дәүләт ягыннан ярдәм булса, барлык уй-ниятләрен тормышка ашырачак ул. Шул ук вакытта аның иске тимерлегендә әлеге салкын көннәрдә дә кызу эш бара. Андагы тәртипкә дә исең китәрлек. Һәр әйбернең үз урыны, барлык эш кораллары да бер тәртип буенча урнаштырылган. Шуны да әйтергә кирәк, аларның күбесен ул үз куллары белән ясап алган: келәшчә, балта, чүкеч – болары мин белгәннәре генә. Ә аларның ниндие генә юк.
Оста һәрчак эзләнүдә, ул үзен еш кына рәссам ди, чөнки Ринат Фәнис улы булачак эшләрен башта уенда йөртә, кәгазьдә эскизлар ясый, аннары шуларны калайга күчерә. Ишек тоткасындагы виноград тәлгәшен ул, мәсәлән, гади подшипниктагы шарчыклардан ясаган. Кыскасы, Ринат Рәҗәповның кулына килеп эләккән иске көрәк тә, арматура да, урамда аунап яткан гади генә тимерчыбык та яңа гомер ала.
Алма агачыннан ерак төшми. Мин килгән көнне дә оста тимерлектә уртанчы улы белән мәш килә иде. Өч улын да кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстергән, бүген алар – әти-әниләренең ышанычлы терәге һәм ярдәмчесе. Тимур – белгечлеге буенча эретеп-ябыштыручы, Артур бетончы һөнәрен үзләштергән, ә Роман урындагы мәктәпнең 8нче сыйныфында белем ала. Хатыны ирен мактап туя алмый.
– Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль гүя Ринат хакында. Чөнки ул бер һөнәрне беләм дип, тынычланып калмый, яңадан-яңаларын өйрәнә, үзен төрле юнәлешләрдә сынап карый. Бар яклап та үрнәк ул: эчми, тартмый, бик ярдәмчел кеше. Шуңа авылда да аны ихтирам итәләр, киңәш сорап киләләр, – ди Ольга Владимировна.
Ә бу хөрмәт уңганлык, тырышлык белән яуланган. Балачактан эшкә җигелергә туры килә Ринат Фәнис улына. Әти-әнисе бик иртә вафат булалар. Ул вакытта 20 яше генә тулган Ринат энесен һәм сеңлесен үзе тәрбияләп үстерә.
Тумышы белән ул Уфа шәһәреннән. Мәктәптән соң автослесарь белгечлеген үзләштерә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, хезмәт юлын Уфа сортопрокат заводында башлый. Шул вакытта аңа тимерлектә тимерче ярдәмчесе булып эшләргә туры килә. Менә шунда бу һөнәргә гашыйк була да инде. Әнә шуннан бирле ул авылда яшәп, үзенең тимерлеге турында да хыяллана башлый. 2001 елда алар башкаланы Архангель районының Ырныкшы авылына алыштыра. Бу авылны юкка гына сайламыйлар. Күркәм табигатьле, олы юлдан да ерак түгел. Шул ук вакытта төрле милләт вәкилләренең бик тату яшәве дә җәлеп итә аларны. Балаларга мәктәп бар, үзе колхозга эретеп-ябыштыручы булып эшкә урнаша. Кызганычка каршы, хуҗалык таркалгач, күпмедер вакыт йөреп эшләргә дә туры килә. Хәзер инде ул – төпле авыл кешесе. Моннан беркая да китәргә җыенмый. Авыл хакимияте дә ярдәм кулы суза. Ни дисәң дә, Ринат Рәҗәпов үзе дә авылдагы төзекләндерү чараларында актив катнаша. Әле 2021 елда гына Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә яңа һәйкәл барлыкка килгән. Анда да үз өлешен керткән Рәҗәповлар. Һәйкәлне бизәү эскизын тәкъдим итеп, уллары белән тимердән канәфер чәчәкләре, хәтер шәме ясап куйганнар. Киләчәктә урындагы мәктәпкә дә ярдәм итү уе белән янып йөри. “Өч улым да монда белем алды, шуңа да рәхмәтемне белдерәсем килә”, – ди ул.
Заман авырлыгына зарланып утырмыйча, үзләренең күңелләренә якын шөгыль табып яшәүчеләрнең үз тормышларына гына түгел, ә авылдашларының җанына да матурлык өләшеп, үрнәк күрсәтеп яшәүләренә ничек сокланмыйсың инде?! Иске Ырныкшының Рәҗәповлары да тормыштан канәгать булып, авырлыкларга баш ими, үзләренең тырышлыгы, уңганлыгы белән уй-хыялларын тормышка ашыра.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас