+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 февраль 2022, 07:20

Поезд астында калган

Әлегә бу коточкыч хәлнең нечкәлекләре билгеле түгел.

Поезд астында калганПоезд астында калган
Поезд астында калган

Бәләбәй районының Приютово бистәсендә тимер юлларда бер ир-егетнең үле гәүдәсен тапканнар. Куркыныч хәлнең видеосы социаль челтәрләр кулланучыларын якшәмбе көнне шаккаттырды. Билгеле булуынча, ир өстеннән поезд үткән.

"Монда үлгән кеше табылды, аның өстеннән поезд чыккан. Вагон астында йөрмәгез!" - ди кадр артында тавыш.

Русия Эчке эшләр министрлыгының транспорт-линия идарәсендә килеп чыккан хәлне расладылар.

Әлегә бу хәлнең нечкәлекләре билгеле түгел. Якын арада бу бәхетсезнең кем булуы, нинди сәбәпләр аркасында тимер юлда калуы да ачыкланыр. 

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас