+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 февраль 2022, 09:55

“Сез үз сүзегез өчен җаваплы булыгыз”

“39 елга исәпләнгән күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт ясау республика программасына 63 миллион квадрат метрдан артык гомум мәйданлы 17 023 күпфатирлы йорт кертелгән. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә (2014-2021 еллар) республикада капиталь ремонт 7 746 күпфатирлы йортта бер яки берничә эш төре буенча башкарылды”, - дип хәбәр итте бүген оператив киңәшмәдә «Республика территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт буенча төбәк операторы» фонды генеральный директоры Павел Сафонов.

“Сез үз сүзегез өчен җаваплы булыгыз”“Сез үз сүзегез өчен җаваплы булыгыз”
“Сез үз сүзегез өчен җаваплы булыгыз”

Аның сүзләренә караганда, узган ел Башкортстанда 941 йортта 996 төр эш башкарылган, бәясе - 4,1 миллиард сум. 336 лифтны алмаштыруга республика бюджетыннан 400 миллион сум акча бүленгән, 312 подъездны ремонтлауга 208 миллион сум юнәлтелгән, ә 3,4 миллиард сум капиталь ремонтка җыелган милекчеләр акчалары.

Агымдагы елда капиталь ремонт 742 йортта узачак. Барлык йортлар буенча да диярлек проект-смета документациясе әзерләнгән һәм электрон аукционнар нәтиҗәләре буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару өчен подряд оешмалары билгеләнгән. Килешүләр буенча эшләрнең пландагы бәясе 5 миллиард сум тәшкил итә.

Капремонт фонды генеральный директоры шулай ук подряд оешмаларын онлайн видеокамералар урнаштырырга мәҗбүр итүләрен белдерде. Теләүчеләр эшләрнең үтәлешен төбәк операторы сайтындагы «Капремонт онлайн» бүлегендә туры эфирда карый алачак.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, аңа доклад вакытында җиткерелгән мәгълүмат буенча, бу камералар эшләми.

"Сез, мөгаен, барысын да контрольдә тотуыбызны аңларга тиешсездер. Сезнең камералар эшләми, алар турында миңа хәзер хәбәр иттегез. Я анда сезнең бернинди эш тә алып барылмый, я сез берни дә контрольдә тотмыйсыз. Сез үз сүзләрегез өчен җаваплы булыгыз, әгәр нәрсәдер әйтәсез икән, боларның барысын да карагыз. Моны ачыклагыз. Сез камералар эшли дип әйттегез икән, димәк, шулай булырга тиеш, башка нәрсәләрнең дә эшләмәвенә шик туа”, - диде Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас