+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 февраль 2022, 11:25

“Уфа” аэропорты – иң яхшыларның берсе

Бүген Мостай Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропортыннан 58 юнәлеш буенча очарга мөмкин, шуларның кырыгы - Русия буенча.

“Уфа” аэропорты – иң яхшыларның берсе“Уфа” аэропорты – иң яхшыларның берсе
“Уфа” аэропорты – иң яхшыларның берсе

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Мостай Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропорты турында пост урнаштырган.
“М. Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропорты – республика активларының берсе. Без бик саклыйбыз һәм аны үстерү өстендә планлы рәвештә эшлибез. Нәтиҗә буларак, безнең аэропорт Русия Федерациясендә иң яхшыларның берсе һәм Идел буе федераль округында пассажирлар саны буенча беренче урында тора. Узган ел «Уфа» аэропорты эчке линияләр буенча - 3 362 меңнән артык кешегә, халыкара линияләрдә 637 мең кешегә хезмәт күрсәткән. Пассажирлар агымы, 2019 ел белән чагыштырганда, 12 процентка арткан, бу уртача тармак күрсәткеченнән югарырак.

Бүген Уфа аэропортыннан 58 юнәлеш буенча очарга мөмкин, шуларның кырыгы - Русия буенча. Русия эчендә иң күп очкан юнәлешләр - Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Симферополь, Самара һәм Новосибирск. Соңгы елда Волгоград, Калининград, Киров, Махачкала, Минеральные Воды, Усинск, Чиләбе өстәлде. 2022 елда без Уфадан Русиянең миллионлы шәһәрләре белән турыдан-туры рейслар үткәрү бурычын хәл итәчәкбез. Халыкара рейсларда Анталья, Ереван, Баку, Дубай, Истанбул буенча пассажирлар агымы артты. Яңа юнәлешләр - Ереван, Каир, Ла-Роман, Ош, Бишкәк, Пунта-Кана, Хургада, Шарм-эль-Шейх, Шарджага очышлар ачылган. Планда-аэродром комплексын реконструкцияләү, вокзал яны мәйданын төзекләндерү, кунакханә төзү һәм ике терминалны бердәм архитектура концепциясенә берләштерү тора. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә ирешүгә, Вена, Тель-Авив, Нур-Солтан белән һава юлларын җайга салырга исәп тотабыз. Аэропорт җитәкчелегенә һәм коллективына җайга салынган эшләре, зур тырышлыгы өчен зур рәхмәт, “ – дип языла постта.

Фото Хөкүмәт сайтыннан.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас