

Авыргазы районының Төбәк авылында туып-үскән кыз берничә уку йортына документларын тапшыра. Баллары буенча шушы университетка үткәч, арытаба башкасына күчәрмен дип кенә укый башлый. Ә бирегә аны язмыш үзе чакырган, күрәсең. Уңыш аңа елмайган саен елмая гына һәм кыз фән дәрьясында колачлап йөзә. Югары уку йорты да сәләтле студентларны һәм аларның мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итеп тора.
Былтыр узган VI урман кисүчеләр чемпионатында Ленара икенче урынга лаек була. Чемпионат тарихында беренче бердәнбер урман кисүче кыз булып таныла. “5”легә генә уку, конкурсларда катнашу, фән белән кызыксынуы яңа үрләргә әйди Ленараны. Ике ел рәттән чемпионатта катнашкан һәм матур җиңүләргә ирешкән өчен Мактау грамоталары, Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгыннан Рәхмәт хаты Ленарага тагын да тырышырга дәрт-дәрман өсти. Бакалавриатның 2нче курсыннан бүгенгәчә ул – спорттагы уңышлары өчен факультетның югары стипендиясен алучы. Шулай ук Ленара 2021-22 уку елында “Россельхозбанк” акционерлар җәмгыятенең аграр сектор өчен аеруча мөһим белгечлекләр буенча уку-укыту һәм фәнни эшнең югары күрсәткечләре өчен исемле стипендиясен алучы да. Пауэрлифтинг буенча университетның җыелма командасында, былтыр Русия аграр университетлары арасында узган ярышларда спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәгән. Шулай ук 2021-22 елларда – факультетның иң яхшы студенты, 2019 елда иң яхшы спорт оештыручысы булып танылган.
— Киләчәктә магистратураны тәмамлап, аспирантурага керәчәкмен һәм фән белән тагын да тирәнтенрәк шөгыльләнәчәкмен, – дип, планнары, уй-хыяллары белән уртаклашты Ленара.
Ак юллар сиңа, батыр йөрәкле, көчле беләкле Ленара! Барлык башлангычларда да уңышлар гына телибез!
Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.
Фото Шәхси архивтан.