

“Узган ел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан югары уку йортларына ярдәм итү турында бик мөһим карарлар кабул ителде, алар ул вакытта “Приоритет 2030” программасына тәкъдим ителде. Аерым алганда, күз авырулары институты — Башкорт дәүләт медицина университетына, радиоэлектроника буенча кластер — Уфа дәүләт авиация техник университетына, нефть химиясе өлкәсендәге үзәк Уфа дәүләт нефть техник университетына тапшырылды”, — дип билгеләде университет ректоры.
Ул шулай ук Уфа дәүләт нефть техник университеты Советының Республика Башлыгы грантын алуга тәкъдим ителәчәк проекты билгеләнүен белдерде. Монда төбәк өчен стратегик әһәмияттәге проект турында сүз бара. Проект кысаларында карбон полигоны булдыру күзаллана. Беренче тапкыр Башкортстанның декарбонлаштыру һәм республика территориясендә карбон полигоны булдыру буенча федераль тәҗрибәдә катнашуы турында Радий Хәбиров игълан итте.
Бу — безнең төбәк өчен карбон полигоны булдыру буенча “Яңа тормыш мохите” проекты.
Республикада карбон полигоны проектын гамәлгә ашыру өчен бүленәчәк акчаның гомум күләме 700 миллион сумнан артып китәр, дип көтелә. Бу полигон ни өчен кирәк соң, дигән сорау да туарга мөмкин. Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Олег Баулин узган ел декабрьдә үткән Евразия фәнни үзәге университетларының һәм фәнни учреждениеләренең киңәйтелгән утырышында белдерүенчә, төзеләчәк карбон полигоны-ферма углерод балансын, төрле факторларның үсемлекләр һәм башка экосистемаларга йогынтысын өйрәнү өчен 600 гектарга якын мәйданлы 7 участокны үз эченә алачак. Фән ярдәме белән икътисади, экологик бурычлар да хәл ителәчәк, дип фаразлана.
Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.
Фото "Башинформ" сайтыннан.