+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 февраль 2022, 12:55

ЦУР: Юлларда фотовидеотеркәү камералары артачак

1 мартка Башкортстан юлларында фотовидеотеркәү камералары саны 1815кә кадәр җиткереләчәк. Әлегә алар саны - 1144.

ЦУР: Юлларда фотовидеотеркәү камералары артачакЦУР: Юлларда фотовидеотеркәү камералары артачак
ЦУР: Юлларда фотовидеотеркәү камералары артачак

Бу хакта бүген Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгеннән «БСТ» телеканалындагы «Сәлам» программасында турыдан-туры сөйләштеләр.

2021 елның җәендә Шаран районының Яңа Юмаш авылында яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә авылда камералар кую үтенече белән мөрәҗәгать калдырган. ЦУР республиканың юл хуҗалыгы идарәсеннән һәм Шаран районы хакимиятеннән коллегалары белән бергә бу эш буенча мөрәҗәгать иткән. Камераны урнаштырганнар һәм, авыл Советы мәгълүматларына караганда, Яңа Юмаш юлларындагы хәл яхшырган.

Башкортстан ЦУРы мәгълуматлары буенча, узган тәүлектә торак-коммуналь хуҗалык темасы (136) буенча барыннан да кубрәк мөрәҗәгать булган. Халык юлларны кардан чистартуны сорый. Икенче урында төзекләндерү - 131 мөрәҗәгать, өченчедә - юллар (118 ).

Башкортстан халкын тагын нәрсә борчуын һәм нинди проблемалар хәл ителү турында тулырак видеодан карап була.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас