

Бөтен республика буенча бер үк вакытта 500дән артык кеше азык-төлек ярдәме алды, алар - өйләрендә коронавирус инфекциясеннән амбулатор дәваланучылар.
"Ярдәм десанты" акциясендә бөтен республика буенча 200дән артык автоволонтер катнашты. Активистлар көн дәвамында 100 кайнар төшке аш һәм 400 түләүсез азык-төлек җыелмасын таратты.
“Бердәм Русия” партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров билгеләп үткәнчә, бүгенге акция Дәүләт думасы депутаты Наталья Орлова ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Әлеге акциягә Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Уфа шәһәр Советы һәм муниципалитетлар, "Чиста йөрәк" хәйрия фонды, Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы, Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Моннан тыш, акциядә “Бердәм Русия"нең Яшь гвардиясе”, “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге һәм Евразия Халык ассамблеясе активистлары, М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар отряды, Яшьләр оешмаларының волонтерлык үзәкләре, “Русия терәге”, “Эшлекле Русия”нең Башкортстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре, Тхэквондо спорт федерациясе, артистлар актив кушылды.
- "Ярдәм десанты" акциясе амбулатор дәвалануда булган кешеләргә, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ялгыз өлкәннәргә һәм аз хәрәкәтле кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Волонтерлар тиз арада өйләргә бушлай азык-төлек җыелмалары һәм кайнар төшке ашлар китерә, - дип билгеләп үтте “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге кураторы Раил Әдиятуллин. - Акциягә күбрәк активистлар кушыла, бу һичшиксез сөендерә.
Фото: "Бердәм Русия"