+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 февраль 2022, 06:30

Андрей Назаров Уфа районының юл буе сервисы объектларында булды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфа районының юл буе сервисы объектларында булды.

Андрей Назаров Уфа районының юл буе сервисы объектларында булдыАндрей Назаров Уфа районының юл буе сервисы объектларында булды
Андрей Назаров Уфа районының юл буе сервисы объектларында булды

- Теләсә кайсы төбәк өчен юл буе хезмәте - ул бренд һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты. Автоюл челтәре тармаклануын һәм безнең илнең иң уңайлы төбәге исеменә дәгъва кылуыбызны исәпкә алып, Башкортстанда юл буе сервисын башка дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Хәзер инде күп кенә автозаправка станцияләре хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртты, ашарга, кулларны юарга мөмкин булган урыннар артты. Республикада хәрәкәт итүче күп кенә кешеләр һәм кунаклар үзгәрешләрне сизделәр инде. Ләкин эшне дәвам итәргә кирәк, - диде Андрей Назаров.

Аның беренче объекты Уфа районының Жуково авылында "Карат" кафе-кемпингы булды. Инвестицияләр күләме 50 миллион сум тәшкил итте. Объектны 2020 ел ахырында файдалануга тапшырдылар. Премьер-министр анда җитештерү биналарын, кибетләрне, кер юу урыннарын һәм кафеларны карады, шулай ук 2022 елда кунакханә комплексын ачу мәсьәләсе турында фикер алышты.

Андрей Назаров республикада модульле конструкциядән юл буе сервисының беренче объектында булды - Уфада Академик Курчатов урамындагы М-5 «Урал» трассасында ачылган «Башкортостан» кафесы.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, мондый комплекслар республиканың барлык территориясендә булачак һәм 2024 елга төбәктә юл буе сервисы объектлары белән хәлне сизелерлек яхшырта алачак. Һәм безнең максат - юл буе сервисының 1000 яңа объектын файдалануга тапшыру.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас