

Уфада кар бала яткан коляскага килеп төшкән. Бу хәл Октябрь проспектында ял көннәрендә булган.
Уфада яшәүче яшь әни кибеткә азык-төлек алырга кергән. Коляска белән керү юлында пандус уңайсыз булганлыктан, аңа 5 яшьлек кызын 6 айлык улы белән урамда калдырырга туры килгән. Әни сүзләренчә, 10 минуттан ул кибеттән чыккан һәм колясканың юлның икенче ягында булуын, ә балалар янында ике хатын-кыз булуын күргән. Әниләре кибеттә булганда, түбәдән кар туп-туры коляскага төшкән. Яныннан узып баручы хатын-кызлар моны күреп, балаларны читкә алып киткән. Бәхеткә, сабыйлар зыян күрмәгән.
Фото: ufatime.ru