+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 февраль 2022, 15:10

ЦУР: Люк ябылды!

"Уфада Владивосток урамында "электрощитовой"ны тиз арада ябыгыз!" - 1 февральдә Джин Кувшин никы астында берәү социаль челтәрләрдә әнә шундый мөрәҗәгать калдырган.

ЦУР: Люк ябылды!ЦУР: Люк ябылды!
ЦУР: Люк ябылды!

 Бу мөрәҗәгать фаст-трек-сигналлар исәбендә, аларга кичекмәстән җавап бирергә кирәк. Тышкы яктырту пунктына ишек ватылган. Ә янәшәдә генә балалар мәктәпкә йөри торган юл үтә. Һәм аларның кайберләре анда керә ала.

Башкортстан ЦУРы Уфаның Совет районы хакимиятеннән коллегаларына проблема турында оператив хәбәр итте. Шул ук көнне "Уфагорсовет" хезмәткәрләре ишекне бикләп, электр пунктындагы язуларны да буяп куйганнар. Битараф булмаган кешеләргә һәм муниципалитеттагы коллегаларга рәхмәт.

Ә менә икенче очрак. Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләр 1 февральдә Карл Маркс урамы һәм Комсомол проспекты киселешендәге ачык люк турында хәбәр калдырганнар. Шәһәр хакимиятеннән коллегалар бу мөрәҗәгатькә оператив рәвештә җавап бирде, "Чисталык һәм тәртип хезмәте" хезмәткәрләре люкны япты.

Башкортстан ЦУРы командасы халыкның уяулыгы өчен рәхмәт белдерә һәм алга таба да эшли.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас