+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 февраль 2022, 10:15

ЦУР: Мөмкинлекләр бик күп

Торак-коммуналь хуҗалыкның мәгълүмат системасының мөмкинлекләре күп икән.

ЦУР: Мөмкинлекләр бик күпЦУР: Мөмкинлекләр бик күп
ЦУР: Мөмкинлекләр бик күп
Алар турында без, кагыйдә буларак, аз беләбез. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез түләргә, күпфатирлы йортның капиталь ремонт фонды программасына эләгүен ачыкларга, барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга - бу халык өчен уңайлы система мөмкинлекләре.

Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле Кристина Дикова порталның ут, су белән тәэмин итү, җылылык, капиталь ремонт һәм башка түләүләр өчен документлар белән аралашуны гадиләштерергә ярдәм итүе турында сөйләде.

Торак-коммуналь хуҗалык мәгълүмат системасыннан Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәркем файдалана ала. Порталның бөтен функционалын өйрәнергә кирәк, менә сылтама: https://dom.gosuslugi.ru/ 

Система ярдәмендә түбәндәгеләрне эшләргә мөмкин:
агымдагы һәм алдагы чорлардагы исәп-хисапны карарга;
торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне кертергә һәм башкалар.
 

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас