+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 февраль 2022, 05:15

Сездә “Кызыл таң” бүләкләре бармы?

Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга “Кызыл таң”ның 1966 елның 28 декабрендә тапшырылган Почет грамотасын тәкъдим итәбез.

Сездә “Кызыл таң” бүләкләре бармы?Сездә “Кызыл таң” бүләкләре бармы?
Сездә “Кызыл таң” бүләкләре бармы?
Бу документ Башкортстан Милли музее фондларында саклана. Анда “Почет грамотасы. Иптәш Фәйзелгаян Яхин! “Кызыл таң” газетасы эшендә актив катнашканыгыз, аны халык арасында пропагандалауда һәм таратуда тырышып эшләгәнегез өчен редакция Сезне Почет грамотасы белән бүләкли. 28 декабрь, 1966 ел” дип язылган, аңа “Кызыл таң”ның баш мөхәррире, язучы һәм дәүләт эшлеклесе Таһир Ахунҗанов кул куйган.

“Кызыл таң”ның Почет грамотасы белән бүләкләнгән шәхес - Илеш районының “Октябрь” колхозы рәисе, Социалистик Хезмәт Герое (1966), СССР Югары Советының VIII чакырылыш депутаты (1970-1974), III Бөтенсоюз съезды делегаты Фәйзелгаян Яхин (1923-1999).

Хөрмәтле укучылар, сездә яисә якыннарыгызда 1 мартта 104 яшен билгеләячәк олпат басмабыз “Кызыл таң”ның нинди бүләкләре бар?

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас