Шулай ук топ-темалар арасында: торак-коммуналь хуҗалык (127) һәм сәламәтлек саклау (119) мәсьәләләре бар. Коронавирус 4нче урында - узган тәүлектә 23 хәбәр килгән.
Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең туры эфирында шул хакта сөйләшү булды. Көн саен ЦУРның мәгълүмат системалары йөзләгән мөрәҗәгатьне теркәп бара. Аларның берсе дә җавапсыз калмый.
Бездән еш кына үз проблемалары турында кая һәм ничек язарга мөмкин, дип сорыйлар. Исегезгә төшерәбез, моны төрле ысуллар белән эшләргә була:
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Премьер-министры, министрлар һәм ведомстволар җитәкчеләре социаль челтәрләрендә, министрлыкларның һәм ведомстволарның үз аккаунтларында, Башкортстан шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре һәм аларның башлыклары битләрендә, шулай ук Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең социаль челтәрләрендә язарга мөмкин.
"Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинеты булган кешеләр "Дәүләт хезмәтләре" кушымтасы аша хәбәр итә ала. Проблеманың локациясен, яки адресын күрсәтегез. Бозылу факты белән фото яисә видео куярга була, тик мәҗбүри түгел.
Нинди генә ысул белән файдалансагыз да, сезне ишетәчәкләр һәм сорау бирелгән тармак җитәкчегеннән җавап бирәчәкләр. Социаль челтәр кагыйдәләрен үтәү мөһим – беркемне дә кимсетмәскә, сүгенгән сүзләрдән файдаланмаска.
Мәсәлән, Нефтекама халкы социаль челтәрләрдә Карл Маркс һәм Комсомол проспекты урамнары киселешендә ачык люк турында язган иде. Без оператив рәвештә муниципалитет белән элемтәгә кердек - шәһәр хезмәтләре әлеге проблеманы бер сәгать эчендә хәл итте.