+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 февраль 2022, 16:35

Уфада Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы тәкъдим ителде

“Башкортостан” Дәүләт концерт залында Бөтендөнья башкортлары корылтае әлеге елның төп юнәлешләрен һәм вакыйгаларын билгеләде.

Уфада Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы тәкъдим ителдеУфада Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы тәкъдим ителде
Уфада Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы тәкъдим ителде

Чараны Башкортстанның халык артисты Азат Аеткулов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле башкаруында башкорт халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Урал» халык җыры ачты.

Республика Башлыгы исеменнән җыелучыларны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов сәламләде.

"Бөтендөнья башкортлары корылтае эшендә бик уңай һәм конструктив тәҗрибә туплана. Инде өченче ел яңа форматта ел темасын игълан итеп уздырыла: тел, тарих, мәдәният. Шул ук вакытта эш декларациягә калып тукталмый, ә эш планы формалаша һәм барлык игълан ителгән чаралар башкарыла. Бүген биредә милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре булуы сөендерә, бу тулаем алганда республиканың милләтара балансын һәм тотрыклылыгын чагылдыра, әмма күп очракта халыклар дуслыгы шартларында барлыкка килгән башкорт мәдәниятен дә чагылдыра», - дип билгеләп үтте Азат Бадранов.

Русия Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) президиумы рәисе Эльвира Аеткулова корылтай башлангычы буенча үткәрелүче Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елының Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Русия халыкларының мәдәни мирас елы белән туры килүен билгеләп үтте.

Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елының төп чаралары турында Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы чараларының төп үзенчәлеге яңа башлангычлар, башкорт халкының бай мәдәни мирасын иҗади яктан баету булачак. Моңа профессионаллар өчен дә, һәвәскәрләр, студент яшьләре һәм мәктәп укучылары өчен дә иҗади конкурслар хезмәт итәчәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас