

Чара Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән русиялеләрне искә алу көненә багышлана. Башлана 11.00 сәгатьтә.
Оештыручы - Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Глушко җитәкчелегендәге "Русия Әфганстан ветераннары берлеге" гомумрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге.
Чарага республика җитәкчелеге, Дәүләт җыелышы–Корылтай депутатлары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәте ветераннары, мәктәпләр, колледжлар, югары уку йортлары укучылары, Уфа шәһәрендә яшәүчеләр чакырылган.
Чара 33 ел рәттән, 1989 елның 15 февраленнән башлап, Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгарганнан бирле үткәрелә. Бу истәлекле дата үз илләреннән читтә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән яугир-интернационалистлар хөрмәтенә билгеләнгән.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте