+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
11 февраль 2022, 15:20
Күпфункцияле үзәкнең эше күпкырлы
2021 елда Башкортостан Республикасының күпфункцияле үзәкләре офисларына Русия Федерациясенең башка субъектларында күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен 4020 гариза кергән.
Күпфункцияле үзәкнең эше күпкырлы
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасы күпфункцияле үзәкләренә "Росреестр" хезмәтләре буенча документлар 2021 елның февралендә кабул ителә башлады. Элегрәк экстерриториаль принцип буенча башка төбәктәге күчемсез милек объектын теркергә яки кадастр исәбенә куярга Башкортстан Республикасы Кадастр палатасы филиалының бер офисына гариза бирергә була иде.
- Күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр арасында Татарстан Республикасында урнашкан күчемсез милек объектларына (алар өлешенә 1000нән артык гариза туры килә), Краснодар краенда (444 гариза), Ырынбур, Чиләбе, Самара өлкәләрендә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Ханты-Манси автономияле округында урнашкан күчемсез милек объектларын рәсмиләштерүгә ихтыяҗ аеруча зур, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасының күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова. Шулай ук ул, илнең башка төбәкләрендә урнашкан күчемсез милек белән алыш-бирешләрне Башкортстан Республикасы күпфункцияле үзәк офисларында да рәсмиләштерергә мөмкин, дип билгеләп үтте. Күпфункцияле үзәк белгечләре гариза бирүченең шәхси мөрәҗәгатендә документларны кәгазьдә кабул итәләр, аларны электрон рәвешкә күчерәләр һәм объект урнашкан урын буенча "Росреестр"га җибәрәләр. Әзер документлар күпфункцияле үзәкнең документлар офисына керә.
Экстерриториаль принцип буенча исәпкә алу-теркәү гамәлләре түбәндәге вакытта үткәрелә: документлар тапшыруның гадәти ысулын – 7 эш көне, кадастр исәбенә алу – 9 эш көне, милек хокукын теркәү – 9 эш көне, бер үк вакытта кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү процедурасы 12 эш көне тәшкил итә.
- Башкортстан халкы еш кына башка төбәкләрдә өлешләтә төзелештә катнашу һәм кредит акчаларын кулланып сату-алу килешүләре буенча күчемсез милек сатып ала, - дип шәрехләде төбәк "Росреестр"ы җитәкчесе Петр Клец.
Фото:
http://sechenovo.omsu-nnov.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"