+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2022, 09:20

Мәктәп укучысы коега төшеп киткән

Бу хәл Шамонино авылында булган.

Мәктәп укучысы коега төшеп киткән
Мәктәп укучысы коега төшеп киткән
Уфа районының Шамонино авылындагы Российская урамында бала коега төшеп киткән. Коткаручыларга ярдәм сорап авылның битараф булмаган кешесе мөрәҗәгать иткән.

Соңрак билгеле булуынча, икенче сыйныф укучысы дуслары белән уйнаган булган. Ачык яткан коега төшеп киткәнен сизми дә калган. Коеның тирәнлеге 1,5 метр тәшкил итә. Баланы коткаручылар килгәнче, аның дуслары чыгара.

Малай үзе өенә йөгереп кайтып китә, аннан аны дәваханәгә табибларга күрсәтү өчен алып киләләр.

"Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз, иң беренче чиратта, нәкъ менә сез үз балагызның гомере өчен җаваплы!
Балаларны караучысыз калдырмагыз, буш вакытларында ни белән шөгыльләнүен тикшереп торыгыз, балага хәвефсезлек кагыйдәләре турында ешрак искә төшерегез”, — дип мөрәҗәгать итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

 

Фото: resbash.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: