+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2022, 17:49

"Прививкадан соң инвалидка әйләнде"

Кыз 20 ел урын өстендә яткан.

"Прививкадан соң инвалидка әйләнде"
"Прививкадан соң инвалидка әйләнде"

Стәрлетамак районының Кузьминовка авылында 21 яшьлек Люба Клевец вафат булган. Ул гомере буе караватыннан тора алмаган. Сәбәбе - прививка ясату. Кызның әнисе Светлана Клевец ялгызы гына инвалид кызы һәм катлаулы диагнозлы биш яшьлек оныгын тәрбияли иде. Люба сәламәт туган, ләкин аңа 1 яшендә прививка ясагач, температурасы күтәрелгән, аннары акрынлап хәлсезләнә башлаган, ә тора-бара бөтенләй аяксыз калган. Нәтиҗәдә, кыз башкача йөри алмаган, үзаллы ашый алмаган һәм сөйләшми башлаган.

- Балалар табибы килде дә: «18 яшькә кадәр үлмәсен, югыйсә, балалар үлеме статистикасын бозарсыз», - ди «Яхшылык күпере» волонтеры Регина Биргулиева.

Люба Клевецны 12 февральдә аның туган авылы Кузьминовка җирләячәкләр. Кызның әнисенең кулында җитди диагнозлар аркасында дәвалануга мохтаҗ биш яшьлек оныгы Данис та бар. Әгәр сез шундый катлаулы хәлдә калган гаиләгә ярдәм итәргә телисез икән, көчегездән килгәнчә өлеш чыгара аласыз. Финанс яктан ярдәм итү өчен волонтер Регина Биргулиева белән 8 (919) 616-60-26 телефоны буенча элемтәгә керә аласыз.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: