+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Февраля 2022, 11:29

Пенсияне ничек исәплиләр?

Русиянең Финанс министрлыгы Фәнни-тикшеренү институтының финанс грамоталылыгы үзәге эксперты Максим Кваша яңа пенсиянең күләмен 2022 елның 1 февраленнән ничек исәпләргә кирәклеген аңлатты. Бу хакта ул “Российская газета” басмасы журналистына сөйләгән.

Пенсияне ничек исәплиләр?Пенсияне ничек исәплиләр?
Пенсияне ничек исәплиләр?
Белгеч, иминият пенсиясе фиксацияләнгән түләүдән һәм пенсия баллары саныннан тора, дип искәртте. 1 февральдән 80 яшьтән өлкәнрәк русиялеләргә фиксацияләнгән түләү икеләтә арта.

Пенсияне исәпләгәндә Пенсия фондында җыелган пенсия баллары да исәпкә алына, бер балл бәясе 107,36 сум тәшкил итә. Тупланмалар турында мәгълүмат белән Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта танышырга мөмкин. Шәхси счетның торышы турында документны “Дәүләт хезмәтләре” порталында яисә Күпфункцияле үзәктә алырга мөмкин.
– Гомер дәвамында алырга тиешле минималь баллар саны бар: 2022 елда пенсиягә чыкканда кешенең 23,4 баллы тупланырга тиеш, ә киләсе елда, мәсәлән, 25,8 балл кирәк булачак. Шул ук вакытта елына уннан артык балл алып булмый, — дип аңлата эксперт.
Әйтик, гыйнварда индексацияләнгәннән соң түләү 15885 сум тәшкил иткән. Февраль аенда пенсионер, өстәмә рәвештә 8,6 процентка кадәр артуны исәпкә алып, 16290 сум пенсия алырга тиеш.

Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путин гыйнварда эшләмәүче гражданнарга иминият пенсияләрен 8,6 процентка кадәр арттыруны йөкләде. Карар узган ел нәтиҗәләре буенча югары инфляция күрсәткече белән бәйле, ул, “Росстат” мәгълүматларына караганда, 8,39 процентка җиткән. Президент индексация турындагы законга гыйнвар азагында кул куйды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас